tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чаллы мәктәбе татар теле укытучысы бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулады
Чаллы мәктәбе татар теле укытучысы бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулады

Чаллы мәктәбе татар теле укытучысы бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулады

Бүген Казанда бөтенроссия туган тел укытучылары бәйгесенең җиңүчеләрен барладылар. Гран-прины Чаллы 25 санлы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәсим Рәхимҗан улы Хафизов яулады.

Конкурста Татарстан, Башкортстан, Ырынбур һәм Сембер өлкәләреннән килгән 97 мөгаллим катнашты. Финалга 25 татар, башкорт, удмурт, мукшы, мари һәм чуаш теле укытучылары чыккан булган.

Бәйге вакытында һәр укытучы мастер класс уздырды, үзенең эш алымнарын күрсәтте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*