tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чаллы татар дәүләт драма театры Самара өлкәсенә иҗади сәяхәткә чыга
Чаллы татар дәүләт драма театры Самара өлкәсенә иҗади сәяхәткә чыга

Чаллы татар дәүләт драма театры Самара өлкәсенә иҗади сәяхәткә чыга

24-25 октябрьдә Чаллы татар дәүләт драма театры гастрольләре белән Самар өлкәсенә юл ала.

Тамашачының игътибарына Италия драматургы Карло Гольдони әсәре буенча куелган «Ике хуҗаның хезмәтчесе» исемле комедия тәкъдим ителәчәк. Татарстанның авторитетлы критиклары бәяләүе буенча, бу спектакль  мәдәният өлкәсендә бөтен Татарстан масштабында 2015 елының күренекле вакыйгасы булып санала. Спектакльдәге баш рольне башкаручы артист Рәзил Фәхретдинов «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясенә лаек була.

Әлеге спектакль 24 октябрьдә 18 сәгатьтә Самар шәһәренең «Чайка» мәдәният йортында (Управленческий бистәсе, Сергей Лазо урамы, 21нче йорт), 25 октябрьдә 19 сәгатьтә Камышлы район үзәгенең мәдәният йортында  башланачак.

http://samtatnews.ru/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*