tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Чаллы – Татар” фестивале узачак
“Чаллы – Татар” фестивале узачак

“Чаллы – Татар” фестивале узачак

“Нур” һәм “Орион” яшьләр үзәкләре шәһәрнең мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе белән берлектә 18 февральдә Халыкара Туган тел көненә багышлап “Чаллы – Татар” дигән шәһәр фестивале үткәрә.

Әлеге чара татар телен һәм мәдәниятен өйрәнүгә теләк-ихтыяҗны көчәйтү, татар теленең кулланылышын киңәйтү, укучыларда һәм студентларда гражданлык, ватанпәрвәрлек, толерантлык хисләре тәрбияләү, сәләтле яшьләрне ачыклау, аларга ярдәм итү максатын күздә тотып оештырыла.

“Ниятебез татар матбугаты, театры, аш-су, җыр, бию сәнгате буенча яшьләрнең белемнәрен сынау, аларда кызыксыну уяту. Милләтебезгә мәхәббәт шулар аша да тәрбияләнә бит. Җәй көне үткәргән төрле акцияләрдә без яшьләрнең шәһәрдә нәшер ителүче татар матбугаты турында бөтенләй белмәвен, халкыбызның әдәбияты, мәдәнияте белән дә аз кызыксынуларын аңладык”, – ди “Нур” яшьләр үзәгенең “Мизгел” татар яшьләре клубы җитәкчесе Замирә Ларичева. – Эшебездә яшьләрнең милли үзаңнарын үстерү юнәлешенә игътибарны арттырырга булдык. Фестивальдә мәктәп укучылары, урта һөнәри уку йортлары һәм ВУЗ студентларыннан торган 8-10 кешелек берничә команда катнашачак”. Алар алдан визитка әзерләп киләләр. Катнашучы командаларның милли киемнәрдән булуы да мәҗбүри.

http://shahrichalli.ru/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*