tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чаллы татар яшьләре тиң яр табу серләренә төшенделәр
Чаллы татар яшьләре тиң яр табу серләренә төшенделәр

Чаллы татар яшьләре тиң яр табу серләренә төшенделәр

Октябрь аенда  татар яшьләре өчен «Тин ярынны ничек табарга?» дигән тематик-кичә-сөйлөшү  һәм татарча дискотека үтте. Сөйләшүгә 45 ел бергә яшәгән Хәмдия апа белән Зөфәр абый  Садыйковлар, Тукай районы ЗАГС идарәсе башлыгы, психолог Эльвира Мостафина, «Ихлас» мәчетеннән Сөләйман хәзрәт һәм төрле уку йортларында белем алучы студент яшьләр чакырылды. Бик мәгънәле һәм кирәкле  сөйләшү булып чыкты ул. Яшьләр бик куп сораулар биреп, кызыксынып тыңладылар. Аларны барыннан да бигрәк гаилә кору яше, көнчелек, никах шартлары, гаиләне саклап калу кебек мөһим мәсьәләләр кызыксындыра икән. Кичәдән соң тәмле коймак белән сыйланып, чәйләр эчеп таралыштылар.

Татар дискотекасы да әйбәт үтте. Студентлар һәм эшләүче яшьләр – 90-100 тирәсе кеше җыелды. Татар музыкасына флэш-моб та ясадылар, аерым җыр-биюләр дә, кызыклы бәйгеләр дә булды.  Дискотека түләүсез үткәрелде.

Зәмирә Ларичева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*