tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чаллыда 24 нче тапкыр Республикакүләм Коръән укучылар конкурсы узачак
Чаллыда 24 нче тапкыр Республикакүләм Коръән укучылар конкурсы узачак

Чаллыда 24 нче тапкыр Республикакүләм Коръән укучылар конкурсы узачак

Язгы каникул көннәрендә, 27 мартта, Чаллыда 24 нче тапкыр традицион рәвештә Республикакүләм Коръән укучылар конкурсы узачак. Конкурсны оештыручылар булып Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Чаллы мөхтәсибәте, “Ислам нуры” дини-эшмәкәрлек үзәге тора.

Коръән укучылар конкурсы Чаллыда традицион рәвештә күп сандагы катнашучыларны җыя. Мисал өчен, узган елны конкурста 15 яшькәчә 150 малай һәм кыз катнашкан иде. Быел конкурсның географиясе киңәячәк һәм ул катнашучыларны Татарстаннан гына түгел, Башкортстан һәм Удмуртия республикаларыннан, Киров өлкәсеннән һ.б. кабул итәчәк.

Җиңүчеләр яшенә карап дүрт төркемдә билгеләнәчәк: 7, 10, 13, 15 яшькә кадәр. Балаларны китапка карап тәҗвид кагыйдәләре буенча Коръән уку, яттан (хәтердән) тәҗвид кагыйдәләре буенча Коръән уку һәм мәкам дәрәҗәсенә карап бәяләячәкләр. Һәр яшь төркеме буенча өч җиңүче билгеләнәчәк, аларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат белән кушымтада танышырга мөмкин.
Республикакүләм Коръән укучылар конкурсы иртәнге тугызда (09.00) “Ак мәчет”тә узачак (Яңа шәһәр, 2/14). Барлык сораулар белән түбәндәге телефоннар буенча мөрәҗәгать итәргә: +7 (8552) 56-65-99; +7 (8552) 38-67-02.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*