tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чаллыда Атласины зурладылар
Чаллыда Атласины зурладылар

Чаллыда Атласины зурладылар

27 сентябрь көнне Чаллы шәһәренең 12-нче татар китапханәсендә язучы-тарихчы Фәүзия Бәйрәмованың “Соңгы туранчы” дип аталган китабын халыкка тәкъдим итү булды. Бу фәнни-популяр китап – күренекле тарихчы, мәгърифәтче, милли азатлык көрәшчесе, Сталин золымы 14390758_1153567034730219_8834261216607168048_nкорбаны Һади Атласи турында өр-яңа сүз, вакыйгаларга яңа бәя булып тора. Һади Атласи милләтнең бәйсезлеге хакына дүрт тапкыр төрмәдә утырган, татар тарихы буенча тиңсез хезмәтләр язып калдырган, бөтен төрки халыкларны берләштерү турында хыялланган, шушылар өчен атып үтерелгән бөек һәм фаҗигале шәхес. Фәүзия Бәйрәмова Һади Атласины нәкъ менә бәйсез төрки-татар дәүләте идеологы, милли азатлык көрәшчесе буларак ачкан, китабында да аның шушы якларын алгы урынга чыгарган. Шунысын да әйтергә кирәк, “Соңгы туранчы” китабы Һади Атласиның август аенда булып үткән 140 еллык юбилее уңаеннан дөнья күрде. Аның беренче презентациясе дә шул көннәрдә Бөгелмә шәһәрендә булды.

14469625_1153565981396991_7569781893024979118_nЧаллы шәһәрендә бу китапның бәйрәменә язучылар, милли хәрәкәт активистлары, татар зыялылары, депутатлар килгән иде. Фәүзия Бәйрәмованың чыгышыннан соң китап буенча үз фикерләрен Бөгелмә районының Карабаш бистәсендә Һади Атласи музее җитәкчесе Фазыл Вәлиәхмәт, Милли Мәҗлес рәисе урынбасары Фаик Таҗи, милли хәрәкәт активистлары Дамир Шәйхетдин, Мөнир Сыйтдиков, Тәлгать Әхмәдишин, Анурбәк Гобәйдуллин, китапханә хезмәткәрләре, китап укучылар әйтте. Барлык чыгышларда һәм сорау-җавапларда милләтебезнең азатлык мәсьәләләре, татар теленең бүгенге хәле, милли мәгариф проблемалары күтәрелде, татар тарихында Һади Атласи кебек шәхесләрнең урыны билгеләнде. Бу җыенда Чаллы шәһәр советы депутаты Рузил Мингалимов катнашуын истә тотып, шәһәрнең бер урамына Һади Атласи исемен бирү тәкъдиме яңгырады һәм тавышка куелды, халык бу тәкъдимне яклап чыкты.

“Тарихи-мәдәни мирас фонды”ның матбугат үзәге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*