tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чаллыда “Әдәби суд” үз эшен башлады
Чаллыда “Әдәби суд” үз эшен башлады

Чаллыда “Әдәби суд” үз эшен башлады

Чаллы каласында Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге язучы-шагыйрьләрен һәм яшь иҗатчыларны берләштергән Әдәби клуб үз эшен башлап җибәрде. Клуб әгъзаларының җыелу урыны Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче татар гимназиясе булуы да очраклы түгел, чөнки бу гамәлнең төп максаты – татар әдәбияты белән кызыксынучы балалар, егет-кызларны иҗатка тарту, ягъни бүгенге каләм ияләренә яшь алмаш үстерү. Мондый форматта очрашу, шулай ук берлек әгъзалары өчен аралашу, яңа язган әсәрләр, киләчәккә планнар турында сөйләшү форсаты да.

Әдәби клубның беренче кичәсенә Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин, күренекле әдипләр Айдар Хәлим, Рәшит Бәшәр, язучылар, шагыйрьләр Хәмит Латыйпов, Рәис Гыймадиев, Айгөл Әхмәтгалиева, Зөләйха Минһаҗева, Булат Сәләхов, Фидаил Мәҗитов, Әлфия Ситдыйкова, Рәзинә Мөхияр, Зимфира Исламова, Сирень Якупова, яшь шагыйрә Лилия Фәттахова, әдәби түгәрәк җитәкчеләре, укытучылар килгән иде. Әдәби иҗат өлкәсендә башкарылган эшләр, дөнья күргән һәм шушы арада чыгачак китаплар, ноябрь-декабрь айларында булачак иҗат кичәләре, очрашулар турындагы сөйләшү, билгеле инде, тиз арада бүген милләтебез өчен иң актуаль булган мәсьәлә – туган телебезне саклау, яклау мәсьәләсенә күчте.

Драматург һәм артист Булат Сәләхов исә Чаллыда һәм республикада театрларның, шул исәптән татар театрларының, саны бик аз булуын билгеләп үтте. Чит өлкәләрдә дәүләт тарафыннан сәнгатьнең бу төренә булган игътибар турында сөйләде. Кайчандыр оста көрәшче буларак мәйдан тоткан шагыйрь Рәис Гыймадиев, үз чиратында, Чаллыда татар көрәшенең спорт төре буларак бөтенләй югалып баруын, татар яшьләренә милли көрәш белән шөгыльләнергә мөмкинчелек калмавын әйтте.

“Яшьләребезне милли рухта тәрбияләү өчен әдәбиятыбызның, сәнгатебезнең, милли бәйрәмнәребез күрке булган татарча көрәшнең дә бер дәрәҗәдә сакланып калуы мөһим”, – диде ул.

Фикер алышуларны тәмамлап, каләм ияләре үзләрен борчыган проблемалар, тәкъдимнәр белән шәһәр хакименә мөрәҗәгать итәргә кирәк дигән карарга килделәр.
Факил Сафин, Айдар Хәлим, Рәзинә Мөхияр һәм башкалар яңа шигырьләрен укыды, Фидаил Мәҗитов “Мәйдан” журналының ноябрь санын тәкъдим итте һәм татар матбугатына язылырга өндәде.

Г. Абдуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*