tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чаллыда “Әти булу җиңелме?” соравына җавап эзләделәр
Чаллыда “Әти булу җиңелме?” соравына җавап эзләделәр

Чаллыда “Әти булу җиңелме?” соравына җавап эзләделәр

Яр Чаллы шәһәре Муса Җәлил исемендәге шәһәр үзәк китапханәсе, “Ләйсән тамчылары”яшь журналистлар клубы, Бөтендөнья татар конгрессының Яр Чаллы бүлеге белән берлектә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан ”Әти булу җиңелме?” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Анда әти кешенең җәмгыятьтә, гаиләдә тоткан роле хакында сүз барды. Әлеге чарада күркәм эшләре белән үрнәк булган әтиләр: армспорт буенча дөнья чемпионнары Руслан һәм Марсель Хәмидуллиннар, Яр Чаллы Шәһәр советы депутаты Рүзил Мингалимов, гарәп теле укытучысы, дин әһеле Сөләймән хәзрәт Фәхриев, һәм Татарстанның атказанган артисты Равил Галив, “Татар моңы” халыкара фестивале лауреаты Нияз Хәмәтшиннар катнашты. Алар шәхес тәрбияләү, балаларның сәләтен үстерү серләре белән уртаклаштылар. Шулай ук, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Зөләйха Минһаҗева, отставкадагы майор Даян Кадыров үзләренең әтиләре хакында горурланып сөйләделәр.

Шунысы мөһим кичәдә буыннар бәйләше чагылыш тапкан иде. Равил Галиевның улы-Сәйдәш нәфис сүз остасы буларак чыгыш ясаса , кызы- Әминә өздереп биюе белән тамашачыларның күңелен җәлеп итте. Татарстанның атказанган артисты Ринат Хәмәдиевның кызы- Ләйсән Хәмәдива, “Шәһри Чаллы ” газетасы баш мөхәррире кызы- Миләүшә Разоваларның чыгышлары да алкышларга күмелде. Алып баручы ролендә “Шәһри Чаллы ” газетасы баш мөхәррире урынбасары Илшат Солтанов һәм аның балалары Алинә һәм Әмир иде.

Татар дөньясының зур шәхесе исемен йөрткән Гали Акыш исемендәге лицейда гореф-гадәтләребезне саклап калу өчен зур эш алып барыла. Сәләтле балалар да күп әлеге уку йортында. Кичәдә әлеге лицейда белем алучы Ибатуллина Эльвинаның татар халык биюе белән катнашуы да очраклы түгел. Чөнки китапханәдә узган бер генә чара да, әлеге уку йортыннан башка узмый.

Кичә “Чаллы икмәге ” акционерлык җәмгыяте матди ярдәме белән үтте. Аның җитәкчесе Рафаэль Сөләймән улы үзенең милли җанлы, ярдәмчел булуы белән аерылып тора.

Җыр-моңга, мәгънәгә салынган чара тамашачыларда зур кызыксыну уятты Киләсе елда исә шәһәркүләм проект кысаларында тагын күбрәк кешеләрне җәлеп итү максатыннан КФУ ның Яр Чаллы филиалында үтәчәк.Чөнки аның максаты да шәһәр халкын мәдәният, белем бирү йортларына җәлеп итү.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*