tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чаллыда «Сабан туе гүзәле — 2018» конкурсының финалы узачак
Чаллыда «Сабан туе гүзәле — 2018» конкурсының финалы узачак

Чаллыда «Сабан туе гүзәле — 2018» конкурсының финалы узачак

Быел 25 нче тапкыр оештырылучы чара 20 июнь көнне 19:00 сәгатьтә Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында узачак, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.

Финалда 18 яшьтән алып 25 яшькә кадәр 11 кыз көч сынашачак. Катнашучылар арасында югары һәм һөнәри белем бирү йортларында укучы, шәһәр оешма һәм предприятиеләрендә эшләүче, татар телен камил белгән кызлар катнаша. Җиңүче кыз 23 июньдә һәм башка финалга чыгучылар белән бергә Сабан туе батырын котлаячак.

Узган ел «Сабан туе гүзәле» таҗына Яр Чаллы дәүләт педагогия университетының 3 нче курс студенты Алия Фәйзуллина лаек булган иде.

Исегезгә төшерәбез, быел бәйгегә 25 ел

maydan.tatar

Фото: shahrichalli.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*