tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чаллыда – “Татар кызы – таң йолдызы”
Чаллыда – “Татар кызы – таң йолдызы”

Чаллыда – “Татар кызы – таң йолдызы”

24 апрельдә Чаллының “Камаз” мәдәният сараенда “Яшүсмер” үзәге “Татар кызы – таң йолдызы” 6 нчы милли региональ бәйгенең финал өлеше йомгаклау кичәсен үткәрде. Бу чара Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы бүлеге һәм Чаллы шәһәренең Башкарма комитеты ярдәмендә һәм “Милли бизәк” шәһәркүләм программасы кысаларында оештырылды.

Әлеге бәйге мәктәптә, урта профессиональ белем бирү йортларында укучы кызлар арасында үткәрелеп килә. Ул татар телен, мәдәниятен саклау, аларны яшьләргә җиткерү, татар хатын-кызларыбызның асыл сыйфатларын өйрәнү максатыннан уздырыла.

Финалга үткән 9 кыз “Татар кызы – таң йолдызы-2015” исемен яулау өчен көч сынаштылар. Кызлар актерлык осталыгы, журналистика, сәхнә теле, вокал, бию серләрен мастер-классларда шөгыльләнеп белемнәрен тупладылар, “Йолдызлар балкышы” номинациясендә сәләтләрен ачыкладылар, аш-суга осталыкларын сәхнәдә “Токмач кисү” бәйгесендә күрсәттеләр, ә “Хәтер көне” дип исемләнгән сәнгатьле сүз номинациясендә Бөек җиңүнең 70 еллыгына багышлап сугышта вафат булган бабалары турында сөйләп әдәби-музыкаль композиция башкардылар. Ә инде соңгы бәйгедә “Татар кызы – таң йолдызы” махсус язылган гимнга “таң йолдызы” кызы булып cәхнәдә, татар кызларының тыйнак горур шул ук вакытта зифа буйлы йөрешләре белән, салмак көйгә биеп күрсәттеләр.gmtbdCzhdAs

“Татар кызы-таң йолдызы -2015” исемен Энже Шарипова яулады.

  1. урын  – Филимонова Диана
  2. урын  – Руфинә Самикаева
  3. урын – Хабибуллина Гүзәл һәм Идрисова Әдилә

Кызларның барысынада дипломнар `һәм бүләкләр тапшырылды. Яр Чаллы бүлеге Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Закиров Шамил Рәкыйп улы Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән һәр бер катнашучыга истәлекле бүләкләр тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*