tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чаллыдагы “Татар кызы-таң йолдызы 2016” милли-региональ бәйгенең нәтиҗәләре
Чаллыдагы “Татар кызы-таң йолдызы 2016”  милли-региональ бәйгенең нәтиҗәләре

Чаллыдагы “Татар кызы-таң йолдызы 2016” милли-региональ бәйгенең нәтиҗәләре

16 апрель көнне Яр Чаллыда Бөтендөнья татар конгрессынан Яр Чаллы бүлеге һәм Яр Чаллы Шәһәренең Башкарма Комитеты Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе ярдәмендә “Яшүсмер” яшүсмер-яшьләр үзәгенең “Милли бизәк” шәһәркүләм программасы кысаларында 7-нче милли-региональ “Татар кызы – таң йолдызы-2016” бәйгесенең финал өлешен йомгаклау кичәсе уздырылды. Әлеге бәйге халкыбызның милли йолаларын саклап калу, аларга карата хөрмәт тәрбияләү, татар кызларының мәдәният сәнгать өлкәсендә сәләтләрен ачыклау, аларга шул юнәлештә үсеп китәргә ярдәм итү максатларыннан чыгып уздырылды.

Бәйге шәһәребезнең Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында үтте.

Бәйрәмнең үзәгендә унган, булган , зифа буйлы финалга узган 11 кыз катнашты.

Катнашучы кызлар “Йолдызлар балкышы” номинациясендә җыр, бию юнәлешендә сәләтләрен күрсәттеләр, кайсы берләре спектаклләрдән өзек уйнап тамашачыны сокландырдылар.

“Кунак көткәндә”, – дип исемләнгән бәйгедә аш-суга булган осталыкларын презентация нигезендә дәлилләделәр һәм залда утырган куанкларыбызга күркәм милли сөлгеләребездә әлеге ризыкларны тәгьдим иттеләр.

Ә “Кояш гомере телим әнием сиңа”, – нәфис сүз бәйгесендә хатын-кыз, әни турында шигырьләр, әсәрдән өзекләр башкарып кунакларыбызны йөрәк әрнеткеч моңга күмеп, әниләргә карата хөрмәт уятып, тәрбияви сүзләр әйтеп, кадерле әниләренә тере чәчәкләр бүләк итү белән әлеге бүлекне тәмамладылар.

Әлеге бәйгенең жюри рәисе Яр чаллы бүлегенең Бөтендөнья Татар конгресы рәисе Закиров Шамиль Ракыйп улы.

Жюри вәкилләре -Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Шәһри Чаллы гәҗитенең баш мөхәррире, журналист һәм язучы Разов Мирһади Мирзиян улы.

“Яшүсмер” яшүсмерләр һәм яшьләр клублары узәге директор урынбасары Видинеева Ләйсән Әлфит кызы.

Шәһәребезнең Башкарма комитеты, Яшьләр белән эшләү идарәсе белгече Валиев Рафаэль Ильгизәр улы.

“Яшүсмер” яшүсмерләр һәм яшьләр клублары узәгенең яшьләр белән эшләү белгече Батыров Азамат Загидулла улы.

Әлеге бәйгедә Гран-при – “Татар кызы-таң йолдызы 2016 ”исеменә лаек булды һәм җиңү яулады Руфилә Шакирова.

1нче урынны Рәмилә Шәмсемөхәмәтова яулады.

2 нче урыннарны Тукай районы “Иштирәк” авылыннан Гарифуллина Динара һәм Минзәлә шәһәреннән Фәрдиева Динара бүлеште.

3 нче урынга Мохтарова Регина лаек булды.

Әлеге бәйгедә катнашкан кызларга Бөтендөнья татар конгрессы исемекннән бүләкләр, китаплар тапшырылды, ә җиңүчегә видеокароэке бүләк ителде һәм Ринат Зиннур улы Закиров исеменнән диплом тапшырылды.

Бөтендөнья татар конгрессынан Яр Чаллы бүлеге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*