tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чаллының үзәк китапханәсе кабат язучыларны кабул итте
Чаллының үзәк китапханәсе кабат язучыларны кабул итте

Чаллының үзәк китапханәсе кабат язучыларны кабул итте

Җәйнең соңгы көннәренең берсендә Роза Хәмидуллина тарафыннан оештырылган бу әдәби очрашу, һәрвакыттагыча, гамьле һәм матур булды. Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин, шагыйрьләр Сирень Якупова, Рәзинә Мөхияр, Айрат Суфиянов, Зөлфия Нигъмановаларның чыгышы тыңлаучыларның күңеленә уй-фикер, хис, моң өстәде.

Ә каләм әһелләре өчен мондый ихлас аралашу илһам чыганагы булып тора. “Чаллының мәдәният идарәсенә, китапханә хезмәткәрләренә, әдәбият сөючеләргә зур рәхмәт. Алдагы көннәрдә дә бергә булып, рухи байлыгыбыз белән уртаклашып яшәргә насыйп булсын”, – диделәр алар, киләсе очрашуларга кадәр саубуллашканда.

Г. Абдуллина

sptatar.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*