tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Чатыр тауда җыен» фестивале узды
«Чатыр тауда җыен» фестивале узды

«Чатыр тауда җыен» фестивале узды

4 июльдә Татарстанның Азнакай районындагы Чатыр-тауда, Татарстанның иң биек ноктасында, төрки халыклар фестивале узды.

Фольклор фестивале Татарстан Республикасы Хөкүмәте гранты һәм Азнакай район Советы, Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты ярдәме белән уздырыла.

Быел ул Чатыр-тауда театральләштерелгән тамаша белән ачылды. Кичке дүртләрдә Азнакай паркларының берсендә йомгаклау концерты булды.

Шушында ук татар халкының көнкүреше әйберләре, һөнәрчелек эшләнмәләре куелган күргәзмә оештырылган иде. Чатыр-тауга быел республиканың төрле районнарыннан, шулай ук Чуваш иле белән Башкортостаннан, Самара өлкәсеннән, Төркиядән, Кырымнан фольклор коллективлары, танылган артистлар килде.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*