enrutat
Баш бит / Чатыр-тауга сәяхәт
Чатыр-тауга сәяхәт

Чатыр-тауга сәяхәт

Чатыр-тау турында сез, һичшиксез, ишетеп беләсездер. Әмма дә ләкин… Ишетү – берни дә түгел бит әле ул, җәмәгать. Күрергә кирәк. Әкияти урын икән бит ул Чатыр-тау!

Традиция

Яп-якты кояш, зәп-зәңгәр күк йөзе. Һәм ашыга-ашыга безгә таба йөгерешкән басу-кырлар, бөдрә чәчле агачлар, рәт-рәт тезелешкән серле калкулыклар… Без тагын сәфәрдә. Хәер, сүзне башыннан башлыйк әле. Чаллыда матур традиция яшәп килә – җәйнең ямьле бер көнендә Кама төбәгендә яшәп иҗат итүче әдип-журналистлар Татарстандагы тарихи-мәдәни урыннарга сәфәр кылабыз. Сибгать Хәкимнең туган авылы – Әтнә районы Күлле Кимедә дә, «Тукай-Кырлай»да да булырга өлгердек инде без. Мөслим якларында да йөреп кайттык. Быел исә менә Азнакайга юл тоттык. Ни өчен Азнакайга? Чөнки аның үз бренды, табигый могҗизасы – Чатыр тавы бар. Тик… тау гына да булмаган икән әле безне Азнакайда көткән могҗизалар!

«Бездә генә!»

Ике сәгать дигәндә, без Чаллыдан Азнакайга килеп җиттек. Керү юлында ук безне шәһәр-район хакимияте вәкилләре көтә иде. Экскурсиябез шәһәр читеннән үк башланды, дисәк тә ялгыш булмас. Монда килгәнче Азнакайның нефтьчеләр шәһәре булуын гына белгәнбездер. Һәм менә – бер кочак мәгълүмат. Темасы да безнең өчен кызыклы бит әле аның. Балалар өчен радиостанция эшли икән Азнакайда.
– Радиотүгәрәктә 114 бала шөгыльләнә, – дип сөйли район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Рашат улы Гыйләҗев.
Тагын бер мактанычлары – авиатүгәрәк. Грантлар отып, парапланнар алганнар, клубны заманча җиһазлаганнар.

Иң мөһиме – янып йөрердәй остазларны да тапканнар. Авиаклуб җитәкчесе Данис Мусин шундый фанатларның (уңай мәгънәдә!) берсе икән.
Автобусыбыз Бөек Ватан сугышы каһарманнарына куелган һәйкәл аша узганда Дамир Рашатович җиңел генә башка темага күчте: Азнакай һәм Тымытык районнарыннан сугыш юлы аша 16 мең 534 кеше узган. Һәйкәлгә аларның барысының да исемнәре язылган. Алай гына да түгел, Җиңү мәйданында тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары (!) хөрмәтенә дә һәйкәлләр куелган.

Һәйкәлләр, дигәннән… Алар Азнакайда, гомумән, күп. Гаилә паркында гаиләгә һәйкәл бар. Киләсе елга «Ана» һәйкәлен куярга җыеналар. Парк белән рәттән ЗАГС бинасы, мәчет төзеләчәк. Азнакайда бик күп төзелешләр хөкүмәт грантлары ярдәмендә тормышка ашырыла. Сөембикә урамын реконструцияләү өчен дә (ул җәяүлеләр урамы итеп үзгәртеләчәк) грант отканнар.
«Чатыр-тау Арена» спорт комплексы, искитмәле зур, заманча эшләнгән стадион, һәм шулар белән рәттән ачык һавада урнашкан бассейн… «Болар бер җирдә юк, бездә генә!» – дип, кунакчыл хуҗаларның берсе, яратып өлгергән «гидыбыз» Дамир Рашатович инде ничә мәртәбәләр әйтте икән?

Музей

Азнакайда музейны да үзенчәлекле итеп – сап-сары агач бүрәнәләрдән төзегәннәр. Килеп керүгә – исләрең китәрлек хуш ис! Гомумән, Азнакай табигате тулы чагылыш тапкан музейда. Шушы җирлектә яшәүче җәнлекләр (кабан, су кондызы, байбаклар), үсемлекләр дөньясы, казылма байлыклар – ниләр генә юк. Археологик казылмалар (12нче гасырга караган Сармат кылычы үзе генә дә ни тора!), Азнакайдан чыккан күренекле кешеләр турында мәгълүматлар… Тарихтан гына да тормый Азнакай музее. Күргәзмәләрдә чит төбәкләр, хәтта чит илләр (Бакчасарай шәһәре, Белоруссиянең татарлар яшәгән Ивье, Төркиянең Тарсус шәһәрләре) белән мәдәни багланышлар да тасвирланган. Төркия белән исә киләчәктә уртак икътисадый проектларны тормышка ашыру да күздә тотыла икән.

Азнакайдан чыккан күренекле кешеләр, дигәннән… Сәфәребезнең тагын бер мәгънәле, изге вазыйфасы да бар иде бит әле. Туйкә авылы зиратына барып, каләмдәшебез Илдус абый Гыйләҗевның каберенә чәчәкләр куйдык, аның рухына багышлап дога укыдык без.

Татар шәһәре

Азнакайда безне районның китапханәчеләре, татар теле укытучылары һәм мәктәп яны лагерында ял итүче балалар белән очрашу да көтә иде әле. Йөз еллык тарихы булган 1нче урта мәктәптә оештырылды ул. Сүз балаларга белем, тәрбия бирү генә түгел, татар телендә укытуны саклап калу турында да барды.
– Август аенда татар халкының үсеш стратегиясе кабул ителәчәк, –– дип сөйләде язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия апа Бәйрәмова, – Бу мөһим документ милләтне саклап калу чараларының берсе. Әмма халык аны игътибарсыз калдырса, һәрбер татар кешесе: «Милләт язмышы миннән дә тора», дип уйламаса, стратегиянең нәтиҗәсе булмаячак.

Татар газета-журналларына язылу – шулай ук милләтне саклауның бер чарасы. Безнең бу сәфәрне оештыручыларның берсе, Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, «Мәйдан» журналының баш мөхәррир урынбасары Факил абый Сафин Азнакайларны Чаллыда нәшер ителүче республикакүләм басмаларга – «Мәйдан» журналына, «Көмеш кыңгырау» газетасына язылырга чакырды.
– Рухы белән Азнакай гомер-гомергә татар шәһәре булды, – диде Фәүзия ханым. Күренекле язучыдан мондый бәя ишетү – зур дәрәҗә инде, билгеле!

Чатыр-тау

Һәм менә без ниһаять, Чатыр-тау итәгендә. Табигатьне тасвирлау өчен нинди генә матур сүзләр юк инде менә безнең татар телендә. Тик Чатыр-тауны сурәтләү өчен… сүзләр генә дә җитмәс кебек. Әллә нинди серле урын бит ул. Җиленә кадәр башка Чатыр-тауның! Баскычтан өскәрәк күтәрелгән саен сулышлар иркенәя, сине әйләндереп алган яшеллектән, иркенлектән, түбәндә җәелеп яткан җәйләүләрдән, дулкын-дулкын булып таралган калкулыклардан, яшеллек өстендә бизәк булып яткан авыллардан, бер сүз белән әйткәндә, сокланудан башлар әйләнә.
Чатыр-тау 130 гектар мәйдан тәшкил итә икән. Татарстанның иң биек нокталарының берсе дә (язып куелган – 321,7 метр) биредә урнашкан.

Риваятьләргә караганда, тауның исеме Пугачев яулары белән бәйле. Емельян Пугачев гаскәре Чатыр-тауга чатырлар корып урнашкан була.
– Тау ул вакытта урманнар белән капланган булган, – дип сөйли Дамир Рашатович. – Дошманнардан саклану өчен менә дигән урын. Хәер, тау үзе дә читтән караганда чатырга ошап тора. Табигатьнең байлыгын сөйләп бетерә торган түгел. Тау итәкләрендә известь ятмалары, ташкүмер катламнары, нефть, бакыр, шифалы ләм! Азнакай санаторие шушы ләме белән билгеле дә. Чатыр тауның һавасы да шифалы, диләр. Кан басымнары тигезләнеп, баш авыртулары бетеп китә. Кыскасы, яшиселәр килә!

Инде менә саубуллашырга да вакыт бугай… Ничектер ямансу… Азнакайның кунакчыл халкына, тәрбияле, булдыклы, милли җанлы җитәкчеләренә күпме генә рәхмәтләр әйтсәк тә, аз булыр кебек. Үзебезнекеләргә, без – иҗат кешеләре өчен шундый матур сәфәр оештырган Чаллы хакимиятенә дә чиксез зур рәхмәт!
Ә Чатыр-тау инде яңа кунаклар көтә – 12нче июльдә биредә республикакүләм төрки халыклар фестивале узачак.

Ризидә Гасыймова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*