tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Чаян” журналы картая белми!
“Чаян” журналы картая белми!

“Чаян” журналы картая белми!

Казанның Журналистлар йортында иң данлыклы юмористик “Чаян” журналлы үзенең 90 еллык юбилеен билгеләп үтте.

Хезмәттәшләрен котларга Казанның танылган журналистлары, мәдәнияткә сәнгатькә якын кешеләр җыелды.

Мәртәбәле кунаклар арасында Татарстан журналистлары берлеге рәисе, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, республиканың матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары буенча агентлыгы җитәкчесе Ирек Миннәхмәтов,  “Татмедиа” ААҖ генераль директоры Фәрит Шәһиәхмәтов та бар иде.

Римма Атлас кызы “Чаян” редакциясен Татарстан җитәкчелеге исеменнән дә котлап, коллективка РФ Журналистлары берлегенең рәхмәт хатын һәм мактаулы дипломын тапшырды.

Белешмә:

“Чаян”ның беренче саны 1923 елның гыйнварында чыга. Башта журнал бары тик татар телендә була. 1956 елда аның урыс телендәге варианты да нәшер ителә башлый. Сугыш вакытында чыгарылыш тукталып торган чорны санамаганда, “Чаян” һәрдаим укучыларына юмор сатираның иң матур үрнәкләрен җиткереп тора. Бүгенге көндә “Чаян” татар телендә бердәнбер юмористик басма.

“Татар-информ” МА фотосы.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*