tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чебоксарда XVIII Федераль Сабантуйда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша
Чебоксарда XVIII Федераль Сабантуйда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша

Чебоксарда XVIII Федераль Сабантуйда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша

Бүген Чувашия Республикасының Чебоксар шәһәрендә XVIII Федераль Сабантуе үтә. Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Чувашия Республикасы башлыгы Михаил Игнатьев, Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев катнаша.

Федераль Сабантуйга Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган татарлар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан делегациясен, Чувашия башлыгы Михаил Игнатьевны  каршы алды. Рөстәм Миңнеханов һәм Михаил Игнатьев Россия делегацияләрен сәламләде һәм оештырылган күргәзмәләр белән танышты.

Сабантуйның мәдәни программасы Чувашия дәүләт академик ансамбле һәм Казан бию ансамбле чыгышлары белән ачылып китте.

Быелгы Федераль Сабантуйда чыгышында Татарстан Республикасы Президенты Сабантуй мәйданы кунакларын тәбрикләде. “Без үзебезнең милләтебезне, телебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне саклыйбыз һәм безнең боларның барысын да күрсәтергә мөмкинлегебез бар. Ут күршеләребез – Чувашстанга рәхмәт. Без бергә яшибез, без бергә уртак фикер табабыз”, – дип күрше республикада татар халкының милли бәйрәме –  Сабан туеның тиешле дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте.

Федераль Сабан туенда Чувашстанда яшәүче актив милләттәшләребезгә бүләкләр, рәхмәт хатлары, медаль, дәрәҗәле дәүләт исемнәре бирелде. Чувашия республикасының татар милли-мәдәни автономиясенә Ford Transit автомобиле бүләк ителде.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*