tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чәчәкләргә гомерен багышлаган герой-фронтовик
Чәчәкләргә гомерен багышлаган герой-фронтовик

Чәчәкләргә гомерен багышлаган герой-фронтовик

2Ялта шәһәреннән милләттәшләребездә кайгылы хәбәр килеп иреште: 89 яше белән баручы Әнәс Малик улы Мостафин вафат.

Ялтада урнашкан дөньякүләм билгеле Никит ботаника бакчасыннан килгән кайгынамәдә Әнәс Мостафин чәчәк ләр үстерү һәм өйрәнү өлкәсендәге зур галим дип атала. Хезмәттәшләре аның табышларына, фәннә эшләренә, яшелләндерү проектларына искиткеч югары бәя бирәләр.

Әнәс Малик улы Мостафин 1925 елның 18 апрелендә Пермь шәһәрендә туа.

Бөек Ватан сугышы елларында фронтта була, сугыш беткәннән соң да армиядә хезмәт итә.

Демобилизациядән соң Мичурин исемендәге җимеш-яшелчә институтын тәмамлый. Озак еллар белгечлеге буенча Мичуринскида, Уфада, Симферопольда, Ялтада эшли. 1972-1988 елларда Әнәс Мостафин Никит җотаника бакчасында эшли, СССР күләмендә ябык җирдә тропк чәчәкләр үстерү буенча иң зур белгеч булып санала.

Пенсиягә чыккач та, Әнәс Малик улы ун еллап Ялтаның сугыш ветераннары комитетында актив эшли.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*