tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чечняда Уразаны дүрт көн билгеләп үтәчәкләр
Чечняда Уразаны дүрт көн билгеләп үтәчәкләр

Чечняда Уразаны дүрт көн билгеләп үтәчәкләр

Мөселманнарның төп бәйрәмен -Уразаны, Чечняда дүрт көн дәвамында үтәчәкләр. Бу хакта Рамзан Кадыйров ялда вакытта республика башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Абубәкәр Эдельгериевка сылтама белән  ТАСС яза.

Республикада ял көннәре дип 15, 16,17 18 июнь игълан ителгән.

Мондый карар Чечня Диния нәзарәте мөрәҗәгате һәм “Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында” федераль закон нигезендә кабул ителде», – диелгән башлык һәм төбәк хөкүмәте администрациясе карарында.

Исегезгә төшерәбез, Россиядә һәм, шуңа бәйле рәвештә, Татарстанда Ураза 15 июньдә билгеләп үтеләчәк.

Фото: https://islam-today.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*