tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чех әлифбасы бүләккә
Чех әлифбасы бүләккә

Чех әлифбасы бүләккә

Прагада китап кибетләрендә халык күп. Анда нинди төр, нинди эчтәлекле китап телисең, шуны табарга була. Без дә, өч катлы китап кибетеннән чех әлифбасы алып чыктык. Бу китап дөньядагы бердәнбер булган, Татарстанның Арча педучилищесында урнашкан Әлифба музеена бүләк булачак. Ул музейда 350 әлифба тупланган. Алар 64 телдә. Әлегә чех телендәгесе юк иде.

Музей 1999 елда ачылган. Иң үзәктә, кырык елдан артык татар балалары белем алган Әлифбаның авторлары С. Вагизов һәм Р. Валитова хезмәтләре. Биредә уку-укыту тарихына кагылышлы төрле кызыклы документлар, мәктәп әсбаплары да урын алган. Музей белән танышу бушлай. Аның җитәкчесе Сания Камалетдинова.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының киләсе 2014 елгы эш планына Арчада зурлап Әлифба бәйрәме үткәрү кертелгән.

Гөлназ Шәйхи

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*