tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чехиядә яшәүче татарлар Сабантуен бәйрәм итте
Чехиядә яшәүче татарлар Сабантуен бәйрәм итте

Чехиядә яшәүче татарлар Сабантуен бәйрәм итте

16 июнь көнне  Чехиядә яшәүче милләттәшләребез Прага янындагы Бубовице авылында, быел уналтынчы тапкыр  Сабантуен бәйрәм итте. Мәйданга Чехиянең Брно, Млада Болеслав, Һрадец Кралове, Ческе Будейовице кебек башка шәһәрләреннән, шулай ук,  Германиянең Берлин, Лейпциг, Франкфурт шәһәрләреннән шактый гына татарлар килгән. Бәйрәмдә барлыгы 200 ләп кеше катнашкан.

Сабан туен оештыручылар исеменнән, “Азатлык” радиосының татар-башкорт редакциясе мөдире Рим Гыйлфанов ачып җибәреп, мәйданга җыелган халыкны сәламләгән. Татарстанның Чехиядәге сәүдә вәкиле Зөфәр Абдулгалиев та җыелган халыкны бәйрәм белән тәбрикләп,  рәхмәтен Татарстан Президентының котлау хатын җиткергән. Казан кунагы, “Тәмле булсын” рестораны хуҗасы, пешекче Резеда Хөсәинова Сабан туенда катнашучыларга үзе әзерләп килгән чәкчәкне бүләк иткән.

Сабантуена хас  төрле уеннарда: күз бәйләп бүләкләр кисү, авызга йомырка куелган кашык кабып йөгерү,   көянтә белән су ташу, чүлмәк вату, аркан тарту  кебек уеннарда балалар да, өлкәннәр дә катнашкан.  Бәйрәмне Татарстаннан килгән  белән  җырчы Илнур Гомәров алып барса  Зәринә Вилданова моңлы халык җырлары, заманча  җырлары белән Сабан туена килгән милләттәшләребезне куандырган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*