tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чигүле кулъяулык һәм сөлге бәйгеләре нәтиҗәләре август аенда билгеле булачак
Чигүле кулъяулык һәм сөлге бәйгеләре нәтиҗәләре август аенда билгеле булачак

Чигүле кулъяулык һәм сөлге бәйгеләре нәтиҗәләре август аенда билгеле булачак

Билгеле булганча, Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләүче  “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы «Илемне саклаучыга вәгъдә бүләгем — чиккән кулъяулык» һәм «Сабантуй батырына — чиккән сөлгем — минем бүләгем» бәйгеләрен игълан иткән иде.

“Ак калфак” оешмасы һәм аның җитәкчесе Кадрия ханым Идрисова бәйгеләргз катнашкан һәркемгә рәхмәтен җиткерә һәм түбәндәгене искәртә:

Бәйгегә җибәрелгән кул эшләрен мәртәбәле жюри карап бәяли, бер кулъяулык та, бер сөлге дә игътибардан читтә калмады. Нәтиҗәләр август аенда оештыралачак бәйрәмдә әйтеләчәк. Бу чара Татарстанның борынгы Биләр шәһәрендә үтәр дип ниятләнә. Бәйгедә җиңүчеләр шунда чакырылачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*