tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чик сакчысына медаль тапшырдылар
Чик сакчысына медаль тапшырдылар

Чик сакчысына медаль тапшырдылар

Суда, һавада, җирдә чик сакчылары һәрвакыт хөрмәттә булганнар. Патриотик рухтагы чараларны Тубыл шәһәренең чик сакчылары ветераннары оешмасы еш үткәрә. Мәктәпләрдә укучылар белән очрашулар оештырыла, аларның “Пограничная застава” исемле музейлары да бар. Төмән өлкәсенең Тубылдагы бүлекчәсе (җитәкчесе Сергей Бочкарев) ветераннарны да онытмый. Күптән түгел “Дәүләт чикләрен саклауда күрсәткән хезмәтләре өчен” һәм “Чик буе хезмәтенә 100 ел тулу уңаеннан” медальләре белән якташыбыз Таир Зәйнетдин улы Рамазанов бүләкләнде. Таир Зәйнетдин улы Вагай районы, Күбәк авылында туа. Мәктәпне тәмамлап, 1970 нче елда Армия сафларына алына.

Себер егете Ерак Көнчыгышның Тын океан чик буенда, Приморский краендагы, Ханкайский районының Турий Рогында, дүртенче чик буе заставасында хезмәт итә. Рядовой, аннары командир булып хезмәт иткән елларны күрсәткән уңышлары өчен Рәхмәт хатлары, Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә. Аның турында әти-әнисенә рәхмәт сүзләрен җиткереп хат җибәрәләр. Таир Рамазановның тырыш хезмәте ”Погранвойск отличнигы”, “Сугышчы спортсмен”, “Совет Армиясе отличнигы”, “Тын океанда чик сакчысы” медальләре белән билгеләнгән. Аңа дәүләт чиген бозучыларны кулга алуда катнашырга туры килә. Армиядән кайтып ул техник-механиклыкка укый, аннары Омск шәһәрендә авыл хуҗалыгы институтында инженер–механиклыкка укып чыга. Тормышта җаваплы, максатчан булган Таир Зәйнетдин улы Клара Туктасын кызы белән гаилә корып, өч кыз үстерәләр. Аларга югары белем бирәләр, бүген оныкларына ярдәм итеп яшиләр. Клара апа лаеклы ялга чыкканчы мәктәптә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли. Ул “Россия Федерациясенең гомуми белем бирү мәктәбенең мактаулы хезмәткәре”, ә Таир абый 30 ел балаларга производствога өйрәтү фәнен укыта. Хезмәт ветеранын, намус белән армиядә хезмәт иткән чик сакчысын якташлары да хөрмәт итәләр. Таир Зәйнетдин улы яшьләрне чын патриот булырга, үз илен, Ватанын яратырга, сакларга өйрәткән укытучы да.

Римма УМИТБАЕВА.

http://yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*