tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чиккән мендәрләр күргәзмәсе
Чиккән мендәрләр күргәзмәсе

Чиккән мендәрләр күргәзмәсе

Иске Абдул мәдәният йортында мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханә, музей, “Ак калфак” оешмасы берлектә чиккән мендәрләр күргәзмәсе оештырды. Бу күргәзмә октябрь ахырына кадәр эшләячәк. Мәдәният йортына килүчеләр бер мизгелгә бу матурлык янына тукталар һәм китә алмыйча өнсез калып торалар. Чынлап та бу бик матур, җанга якын. Мендәрләрдән нур бөркелә. Чөнки анда куллар җылысы. Әнкәй кулләры, апа-сеңел куллары.

Кадерле дуслар, милләттәшләр! Сездә бу эшкә кушыла аласыз. Рәхим итегез. Бу, беренчедән, үзегезнең осталыгыгызны күрсәтергә мөмкинлек, икенчедән балаларыбызга милли тәрбия бирүнең бер ысулы.

Резеда Гарипова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*