tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чиләбе өлкә татар Конгрессы рәхмәте
Чиләбе өлкә татар Конгрессы рәхмәте

Чиләбе өлкә татар Конгрессы рәхмәте

Бөтендөнья татар Конгрессы Башкарма комитетына Чиләбе өлкә татар Конгрессы рәисе Л.Р. Колесникова исеменнән рәхмәт хаты килде. Муса Җәлилнең 110-еллык юбилеена багышланган региональ конкурста җиңгән балаларны Казан шәһәренә алып баруны оештыруда күрсәткән ярдәм өчен ихластан Чиләбе өлкә татар Конгрессы исеменнән зур рәхмәтләрен җиткерәләр!

“Өч көн эчендә балалар меңъеллык Казанның күренекле урыннары һәм мәдәни һәйкәлләре белән таныштылар, борынгы Болгарда булдылар, Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты белән бәйле булган урыннарга бардылар. Бу аралашуның һәм очрашуларның җылылыгы, Татарстан җиренең кунакчыллыгы Чиләбе кунаклары хәтерендә озакка калачак.”

Чиләбе өлкә татар Конгрессы рәисе Л.Р. Колесникова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*