tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чиләбе өлкәсе татар конгрессына 20 ел
Чиләбе өлкәсе татар конгрессына 20 ел

Чиләбе өлкәсе татар конгрессына 20 ел

2018нче елда Чиләбе өлкәсе татар конгрессына 20 ел тула.  Шул уңайдан агымдагы ел тантаналы чараларга, гаммәви вакыйгаларга бай булачак.

Юбилей тантаналары 14 февральдә Васил Шәйхразиев җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясен кабул итүдән башланып китәчәк. Милли шура рәисе Чиләбе өлкәсе Законнар чыгару җыены бинасында җирле татар җәмәгатьчелеге белән очрашу уздырачак.

Шушы ук көндә Муса Җәлил һәйкәле янында каһарман-шагыйребезнең туган көненә багышланган тантаналы митинг үткәрелә. Васил Шайхразиев Җәлил исемен йөрткән 81-нче санлы мәктәпкә, 2015-елда өлкә татар конгрессы көче белән оештырылып ачылган  М.Җәлил музеен карарга барачак.

Кунаклар арасында Россия төбәкләрендә эшләп килгән татар милли берлекләре вәкилләре дә булачак. Алар өчен биредә “Татар кызы” бәйгесенең кул эшләре һәм милли ашлар әзерләү буенча остаханә дәресләре үткәрәчәк. Билгеле булганча, Чиләбедә туган бу проектның авторы – Чиләбе өлкәсе татар конгрессының җитәкчесе Лена Колесникова. Бу өлкәкүләм бәйге – әүвәл бөтенроссия, соңрак халыкара конкурс дәрәҗәсенә иреште. Бүгенге көндә Лена Колесникова “Татар кызы” Республика иҗтимагый Фондының Президенты. Искәртеп узабыз, быел, Чиләбе өлкәсе татар конгрессының юбилее елында, “Татар кызы” бәйгесенең финалы Татарстан башкаласында узачак.

18 гыйнварда М.Җәлил исемендәге 81-нче мәктәптә шигырь укучыларның Җәлил иҗатына багышланган  өлкә бәйгесенең финалы узачак. Быел бу бәйгедә катнашучыларның гомуми саны меңнән арткан.

Үзенең 20 еллык юбилее уңаеннан Чиләбе өлкәсе татар конгрессы Көньяк Уралда күп еллар эшләп килгән татар театрын яңадан торгызуны үзенә максат итеп куйды. Февраль аенда Чиләбедә татар халык театры оештыруда беренче адымнар ясалды: үзешчән артистлар сайлап алынды, Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының баш режиссеры Ренат Әюпов җитәкчелегендә “Башмагым” музыкаль комедиясенең репетицияләре башланды.

1 мартта Наум Орлов исемендәге драма театрында Чиләбе өлкәсе татар конгрессының 20 еллыгына багышланган Тантана узачак. Анда Чиләбе өлкәсе Губернаторы  Борис Дубровский, өлкә Законнар чыгару Җыелышы Рәисе Владимир Мякуш, Татарстанның Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров, Баш мөфти, Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгат Таҗетдин һәм Урал төбәгенең Баш мөфтие Ринат Раев катнашачак.

Бу тантанада иҗтимагый оешманың актив хезмәткәрләренә рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылачак; бүләкләр арасында юбилей уңаеннан махсус чыгарылган “Чиләбе өлкәсе татар конгрессына 20 ел” медале дә бар.           Тантанада Чиләбе, Татарстан, Санкт-Петербургтан килгән сәнгать осталары чыгыш ясыячак. Шулай ук, тарихта беренче тапкыр Көньяк Уралның барлык татар сәнгать ансамбльләре сәхнәдән бергә чыгыш ясаячак. Тамашачы “Татар кызы” бәйгесендә төрле елларда җиңеп чыккан  кызларны да күрә алачак.

«Татар кызы», «Татар егете» һәм «Нәни энжеләр» бәйгеләре быел 10 мартта сайлап алу этаплары белән башланачак. Сентябрь аена татар мөселман киносы фестивале планлаштырылган. Монда тамашачылар нәфис һәм документаль фильмнар карау гына түгел, аларның авторлары белән дә аралаша алачаклар. Фестиваль нигездә Пушкин исемендәге кинотеатрда узачак.

Чиләбе өлкәсе татар конгрессының мәгълүматлары буенча  

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*