tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чиләбе өлкәсендә “Ак калфак” эшчәнлеген дәвам итә
Чиләбе өлкәсендә “Ак калфак” эшчәнлеген дәвам итә

Чиләбе өлкәсендә “Ак калфак” эшчәнлеген дәвам итә

Чиләбе өлкәсенең тагын бер шәһәрендә өлкә “Ак калфагы” үзенең фикердәшләрен тапты. Чиләбедән 200 чакрымдагы Саткы исемле матур металлурглар шәһәренең “Магнезит” мәдәният сараенда безне җылы һәм кунакчыл каршы алдылар. Очрашуыбызны без мастер-класстан башладык, шул ук вакытта безнең эшчәнлек, планнарыбыз, уңышларыбыз турында сөйләдек. Кызыклы шөгыль – үз куллары белән изү һәм төенчек тегәргә теләүчеләр озын өстәл артына көчкә сыеп бетте (утызлап кеше). Мастер-класс вакытында без бер-беребез белән танышык. Инде әзер эшләнмәләр барлык хатын-кызларны да кызыксындырдылар һәм барысы да үз кулың белән эшләгән әйберләрнең “кечкенә шедевр” икәнлеген расладылар: ул ясаучының эчке халәтен, кәефен, образны күрүен чагылдыра.

Безнең кул эшләре күргәзмәсенен караган чакта күргән кайбер кызыклы элементларны алып хатын-кызлар үзләренең эшләре, теләкләре, киләчәккә планнары турында сөйләделәр. “Ак калфак”ның җитәкчесе Люция Наил кызы Сабирова татар гаиләсенең күркәм традицияләре, гаиләдә хатын-кызның роле турында эчтәлекле чыгыш ясады. Бишек җырлары турында сөйләгән чакта, Лилия Расих кызы Подкорытова Чиләбе өлкә татар Конгрессының иң матур бишек җырларына Урал масштабында бәйге игълан итүе турында тагын бер тапкын искәртте. Бу моңнарда балаларыбыз кабат халык җырының матурлыгын ишетсеннәр.

Очрашу тәмамлангач, Рәисә Мөхәмәдшина һәм Люция Сабирова репертуарларындагы “Әни теләкләре” дигән җырларын башкардылар.

Оксана ИЛЬЮП

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*