enrutat
Баш бит / Чиләбе өлкәсендә М. Җәлил һәм Ш. Бабичка багышланган әдәби чаралар уздарыла
Чиләбе өлкәсендә М. Җәлил һәм Ш. Бабичка багышланган әдәби чаралар уздарыла

Чиләбе өлкәсендә М. Җәлил һәм Ш. Бабичка багышланган әдәби чаралар уздарыла

Чиләбе өлкәсенең башкорт һәм татар әдәбияты китапханәсендә Шәехзадә Бабичның тууына 120 ел тулуга багышланган күргәзмә һәм видео рәвешендә тәкъдим итү чарасы була. Әлеге китапханә үзе дә аның исемен йөртә һәм 29 гыйнварда шагыйрь истәлегенә багышланган музыкаль кичә оештыру планлаштырыла. Яшь чиләбелеләр Бабичның әсәрләрен төрле телләрдә укый, аның шигырьләренә иҗат ителгән җырлар башкара.

22 гыйнвар көнне Сәтке шәһәренең “Төзүче” Мәдәният йортында китап укучылар бәйгесе уздыру ниятләнә. Ул каһарман шагыйрь Муса Җәлил иҗатына багышлана. Конкурста катнашучылар чиста итеп татарча сөйләшергә, сөйләм культурасы һәм артистлык сәләтенә ия булырга тиеш. Жюри берничә номинациядә һәм яшь категорияләре буенча җиңүчеләрне билгелиячәк.

Гомумән, Көньяк Уралда Әдәбият елы 15 гыйнварда Копейск үзәк китапханәсендә Грибоедов балы белән башлана. Язучы Александр Грибоедовның тууына 220 ел тулу уңаеннан чаралар уздыру планлаштырыла. Өлкә китапханәләрендә очрашулар, әдәби кичәләр уздыру да күздә тотыла. 17 се исә Чиләбенең А. С. Пушкмн исемендәге китапханәсе “Грибоедов табышмагы” дигән “түгәрәк өстәл” утырышы үткәрә, дип хәбәр итә җирле матбугат чаралары.

«Татар-информ» МА

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*