tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чиләбе өлкәсендә Тукайның яңа нәни дуслары барлыкка килде
Чиләбе өлкәсендә Тукайның яңа нәни дуслары барлыкка килде

Чиләбе өлкәсендә Тукайның яңа нәни дуслары барлыкка килде

Чиләбе өлкәсендә “Нәни Энҗеләр-2019”  һәм  “Нәни Батырлар-2019” проектларында катнашучы балаларны Габдулла Тукай иҗаты белән таныштырдылар. Тукай дөньясын ачарга сабыйларга Татарстанның атказанган укытучысы Сания Шевченко ярдәм итә. Балаларга ул “Су анасы”, “Кәҗе белән Сарык” һәм “Шүрәле” әкиятләрен тәкъдим итте.

“Нәни Энҗеләр-2019”  һәм  “Нәни Батырлар-2019” проектларында катнашучылар өчен мастер-класс та оештырдылар. Балалар ләла чәчәкләрен ясарга өйрәнде. Мондый матурлыкны тудырырга аларга  “Ак калфак” оешмасы әгъзалары Ира Абушаева и Наиря Повар булышты. Үз куллары белән ясаган чәчәкне балалар соңыннан әниләренә бүләк итте.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*