tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чиләбе өлкәсендә “Йолдызлык” этнолагере эшли башлады
Чиләбе өлкәсендә “Йолдызлык” этнолагере эшли башлады

Чиләбе өлкәсендә “Йолдызлык” этнолагере эшли башлады

Бүген, 5 августта, Чиләбе өлкәсенең Кунашак районында ” Йолдызлык” балалар  этнолагере ачыла. Лагерьның оештыручысы – Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы.

Лагерьда 6 яшьтән 14 яшькә кадәрге 50 балага исәпләнгән ике отряд булдырылган. Анда эшләргә Татарстан Республикасыннан иң яхшы әйдаманнар чакырылган. Алар балаларга рәсем, хореография, вокал буенча мастер-класслар уздырачак, шулай ук татар атрибутикасын өйрәнү һәм хәтта традицион милли ашлар, шул исәптән токмач әзерләү буенча махсус дәресләр үткәрәчәк. Һәм, әлбәттә, биредә татар телен өйрәнәчәкләр. 10 көн дәвам иткән лагерь сменасы барышында балалар үз көчләре белән спектакль куячаклар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*