tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чиләбе өлкәсенең “Татар кызы” катнашучылары тарихи урыннар буйлап квестта катнашты
Чиләбе өлкәсенең “Татар кызы” катнашучылары тарихи урыннар буйлап квестта катнашты

Чиләбе өлкәсенең “Татар кызы” катнашучылары тарихи урыннар буйлап квестта катнашты

Кичә Чиләбе өлкәсе “Татар кызы” бәйгесендә катнашучылар Чиләбенең  тарихи урыннары буйлап квестта катнашты. Мондый сынау бәйге тарихында беренче тапкыр уздырылган. Барлык катнашучылар биремнәрне бик яхшы үтәгән. Һәр дөрес җавап өчен аларга берәр “алтын” тәңкә бирелгән.

Гөлназ Галләмова,  Сатка шәһәре

“Бүген безнең бик кызыклы һәм көтелмәгән этап булды. Без кызлар белән Чиләбе шәһәре буйлап квестта катнаштык. Бик мавыктыргыч булды! Квест узенә курә бер мантыйкта төзелгән иде. Һәрбер дөрес чишелгән мәсьәлә өчен безгә бер хәреф яисә сан биреп бардылар. Соңыннан без бирелгән хәрефләрдән “ТАТАР КЫЗЫ 2018″ дигән сүзне чишеп чыгардык! Безнең барда килеп чыкты дип әйтә алам. Кызлар – афариннар!”

Илина Канбекова, Магнитогорск шәһәре

“ Якшәмбе иртәсе бик интерактив һәм файдалы башланып китте! Катнашучылар өчен Чиләбе  буйлап уникаль тарихи квест әзерләнгән иде бит! Мондый сынау проект гамәлдә булган чорда беренче тапкыр уздырылда. Без истәлекле урыннарда булдык, танылган татар язучыларына, шагыйрьләрен, композиторларын искә алдык. Без татар халкы сәнгате, мәдәнияте һәм тарихы белән бәйлекроссвордлар һәм ребуслар чиштек”

Жанна Фаткуллина

“Шунысы сәер: Никадәр аз белгәнеңне аңлар өчен никадәр күпне белергә кирәк. Бүген бәйгенең бик мавыктыргыч этабы булды. Һәр катнашучы татар халык, Чиләбе тарихы буенча үз белемен тикшереп карады. Без күп кенә истәлекле урыннарда булдык. Бүгенге көннең нәтиҗәсе – “Безнең бөек милләтебез тирән тамырларга ия һәм аның тарихын белү зур әһәмияткә ия”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*