tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чиләбедә Габдулла Тукайга һәйкәл куелачак
Чиләбедә Габдулла Тукайга һәйкәл куелачак

Чиләбедә Габдулла Тукайга һәйкәл куелачак

Чиләбедә Габдулла Тукайга һәйкәл куелачак. Бу хакта Чиләбедә «Ак калфак» оешмасы хатын-кызлары белән очрашуда Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов белдерде.

Чиләбегә Бөтендөнья татар конгрессының Кадрия Идрисова җитәкчелегендәге «Ак калфак» оешмасы вәкилләре җыелган иде. Шәһәрдә өлкә Татар конгрессының «Татар кызы. Нәни энҗеләр» бәйгесен уздыру тәҗрибәсенә багышланган семинар узды. Семинарда катнашучылар белән очрашуга Чиләбе Татар конгрессы җитәкчесе Лена Колесникова һәм Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов да килде.

Хәйдәр Гыйльфанов даими вәкиллекне әле май аеннан гына җитәкли. «Свердловск өлкәсендәге вәкиллек Чиләбе, Оренбург, Курган өлкәләре, Пермь крае белән дә эшли. Бүген без Чиләбе өлкәсе губернаторы урынбасары Вадим Евдокимов белән очраштык. Сөйләшүдә туган телләрне саклау һәм Чиләбедә Габдулла Тукайга һәйкәл кую турында да сүз булды. Чиләбе Татар конгрессы бу юнәлештә эшли, Татарстан да ярдәм итәчәк», – дип белдерде Хәйдәр Гыйльфанов М.Җәлил исемендәге урта мәктәптә үткән очрашуда.

Мәгълүм булганча, шәһәрдә өлкә Татар конгрессы өч ел элек Муса Җәлилгә һәйкәл ачкан иде инде. Хәзер ел саен өлкәдә “Җәлил укулары”, сәнгатьле сөйләм, шигырь бәйгеләре узып тора.

Хәйдәр Гыйльфанов «Ак калфак» оешмасы эшчәнлеген дә югары бәяләде. Чиләбе өлкәсендә дә соңгы ике-өч елда “Ак калфак” берләшмәсе актив эшләп китте.

«Урал төбәгендә 1 миллионнан күбрәк татар яши. «Ак калфак»ның җирле бүлекчәләрен тагын да арттырырга кирәк. Без телебезне, мәдәниятебез, динебезне саклау эшендә һәрвакыт булышырга әзер. Бу төбәкләр татарлар гомер-гомергә яшәгән туган җирләр», – диде Татарстанның Урал төбәгендәге даими вәкиле.

Лилия Гаделшина

http://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*