tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чиләбедә Халыкара татар һәм башкорт җырлары бәйгесенә гаризалар кабул ителә
Чиләбедә Халыкара татар һәм башкорт җырлары бәйгесенә гаризалар кабул ителә

Чиләбедә Халыкара татар һәм башкорт җырлары бәйгесенә гаризалар кабул ителә

13-14 апрельдә Чиләбе шәһәрендә татар һәм башкорт җырларын башкаручылар арасында “Салават күпере” VIII Халыкара балалар һәм яшүсмерләр бәйгесе узачак. Бәйгегә гаризалар кабул ителә.

Конкурс милли музыкаль традицияләрне пропагандалау һәм үстерү, татар һәм башкорт җырларын популярлаштыру, яшь башкаручыларның мөмкинлекәрен үстерү, төрле милләт балалары арасында иҗади элемтәләр урнаштыру максатыннан оештырыла.

Балалар музыка мәктәбе, балалар сәнгать мәктәбе, урта һәм махсус сәнгать һәм мәдәният уку йортларында уен кораллары һәм вокал бүлелкәрендә укучылар бәйгедә катнаша ала

Документларны 2019 елның 31 мартына кадәр [email protected] электрон яки 454000 Чиләбе шәһәре, Киров урамы, 139 “А” адресларына җибәрергә кирәк.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*