tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чиләбедә тантаналы рәвештә “Йолдызлык” этнолагере ачылды
Чиләбедә тантаналы рәвештә “Йолдызлык” этнолагере ачылды

Чиләбедә тантаналы рәвештә “Йолдызлык” этнолагере ачылды

6 август көнне Чиләбедә “Йолдызлык” этнолагеренең беренче сменасын ачу тантаналы рәвештә үтте. Тантанада Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы рәисе Лена Колесникова, Кунашак районы башлыгы ярдәмчесе Гөлбану Янтурина, Кунашак районы мәгариф идарәсе рәисе урынбасары Фатыйма Әюпова катнашты. Кунаклар балаларны сәламләп, яхшы яллар теләде.

Отряд командирлары өлкән әйдаманга рапорт тапшырганнан соң, тантаналы линейка бию һәм җырлар белән дәвам итте.

Бәйрәмдә “Татар кызы – 2017” Халыкара бәйгесе җиңүчесе Гөлназ Гатина чыгыш ясады. Ул Чиләбегә Татарстаннан махсус килгән һәм “Йолдызлык”ның беренче отрядында әйдаман булып эшли.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*