tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чиләбедә “Татар кызы” һәм “Татар егете” бәйгеләре финалына бер ай калды
Чиләбедә “Татар кызы” һәм “Татар егете” бәйгеләре финалына бер ай калды

Чиләбедә “Татар кызы” һәм “Татар егете” бәйгеләре финалына бер ай калды

13 июнь көнне Чиләбенең Тимерюлчылар Мәдәният сараенда “Татар кызы” һәм “Татар егете” бәйгесе җиңүчеләрен ачыклаячаклар. Бу хакта җирле Татар конгрессы хәбәр итә.
Узган атнада конкурста катнашучылар өчен Чиләбе өлкәсенең тарихи урыннары буйлап экскурсияләр оештырылган. Кызлар-егетләр Троицкида мәдрәсәдә, мәчеттә булган, Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр китергән, “Башмагым” спектаклен тамаша кылган.
  • Чиләбедә  “Татар кызы” конкурсы 2011 елдан бирле үткәрелә. 2015 елда ул Бөтенроссия, 2016 елдан Халыкара дәрәҗәдә уздырыла башлый.
  • Халыкара конкурсның җиңүчесен быел Ижевск каласында ачыклаячаклар.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*