tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чиләбедә “Татар кызы. Нәни энҗеләр” бәйгесе җиңүчесе билгеле булды
Чиләбедә “Татар кызы. Нәни энҗеләр” бәйгесе җиңүчесе билгеле булды

Чиләбедә “Татар кызы. Нәни энҗеләр” бәйгесе җиңүчесе билгеле булды

Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы уздырган IV «Татар кызы. Нәни энҗеләр» бәйгесендә 9 яшьлек Ирина Әхмәтова җиңү яулады. «Конкурска әзерләнеп, тулысынча милли мохиткә чумдык. Ничә ай дәвамында татар телен шомарттык, кызыбызга милли ризыклар пешерергә өйрәттек, татар әкиятләре укыдык, кул эшләренә өйрәндек. Шулай да җиңәрбез дип уйламаган да идек, чөнки бөтен кыз бала да бик нык әзерләнде, барысы лаеклы иде», – диде Иринаның әнисе Рамилә Әхмәтова «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Бәйгенең финалы 1 июньдә Чиләбенең С.Прокофьев исемендәге Концертлар залында узды. Финал программасын Бөтендөнья татар конгрессының «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы вәкилләре дә карады. Татарстан районнарыннан һәм Россиянең Мәскәү, Волгоград, Киров, Оренбург һәм Омск өлкәләреннән, Удмуртиядән килгән хатын-кызлар бу бәйгене оештыру эшендә чиләбелеләр тәҗрибәсен өйрәнде.

«Кечкенә балалар катнашында шушындый бәйгеләрне һәр төбәктә оештыруны бурыч итеп куйдык. Яңа уку елы башлангач, безгә октябрьдән үк әзерлек эшләре башларга кирәк. Финалларны 2019 елда үткәрербез. Балаларны мондый бәйгеләргә бакча яшеннән үк җәлеп итәргә кирәк. Без Казанда быел 5-7 яшьлек балалар белән оештырдык. 3 яшьтән дә мөмкин дип уйлыйм», – диде «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Идрисова.

Өлкәнең Татар конгрессы җитәкчесе, бәйгенең идея авторы һәм оештыру комитеты башлыгы Лена Колесникова сөйләгәнчә, «Нәни энҗеләр» бәйгесе өч ай дәвам иткән, финалга 13 кыз чыккан. Алар – Чиләбедән дә, өлкәдәге районнардан да. Балалар җыр-биюдә генә түгел, милли аш-су әзерләү, кул эшләре осталыкларында, спорт ярышларында да көч сынашкан. «Быел без халыкның әхлакый кыйммәтләрен чагылдырган, тәрбия чарасы булган әкиятләргә мөрәҗәгать иттек”, – дип Лена Колесникова программаның эчтәлеге «Өч кыз» әкиятенә багышлануын әйтте.

Жюрида Лена Колесникова үзе рәислек итте. Шулай ук жюрида Чиләбе Татар конгрессы рәисе урынбасарлары – шагыйрь Ирек Сабиров һәм мөгаллимә Сания Шевченко, «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова һ.б эшләде. Кызларның чыгышлары «Айгөл» бию ансамбле, «Ләйсән» вокал ансамбле номерлары белән үрелеп барды. Тамашачылар бәйгедә катнашучы кызчыклар сәхнәдә әтиләре белән вальс биегәннәрен аеруча ошатып, озак алкышлап торды.

Быел финал программасының кунагы буларак Казаннан Сәидә Мөхәммәтҗанова чакырылган иде. Ул да берничә җыр бүләк итте. Бәйрәм кичәсе дә аның башкаруында «Туган тел» җыры белән тәмамлады.

Кызларның берсе дә бүләксез калмады. Аларның һәркайсы «Тырыш энҗе», «Уңган энҗе» «Акыллы энҗе» һ.б. кебек номинацияләрдә җиңү яулады. Аларның иңенә хәситә, башларына таҗ кидерделәр. Иганәчеләр кыйммәтле бүләкләр тапшырды.

Химаячеләрдән махсус бүләкләр дә бар иде. Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов финалистларны сәламләп, бүләккә планшет эзерләнгәнен әйтте. Аңа «Моңлы энҗе» титулы иясе Асения Таһирова лаек булды. Кадрия Идрисова Бөтендөнья татар конгрессы махсус бүләген Алсу Закирҗановага тапшырды, «Тамашачы мәхәббәте» номинациясендә Алсу Хәйрзаманова бүләкләнде.

Кадрия Идрисова Лена Колесниковага да «Ак калфак» оешмасы исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерде, быел 20 еллыгын каршы алган Чиләбе өлкәсе Татар конгрессына киләчәктә дә милли эшчәнлегендә уңышлар теләде.

Төп җиңүчене Лена Колесникова игълан итте. Ул бәйгене уздыруда булышкан бар кешегә, ата-аналарга, балаларга, химаячеләргә рәхмәтен белдерде. «Җиңүчене сайлау җиңел эш түгел, бөтен балалар, гаиләләр тырышып катнашты. Киләчәктә тормышлары да уң булсын, халкыбызның үрнәк кызлары булып үссеннәр», – дип теләкләрен ирештерде Лена Колесникова һәм «Камиллек энҗесе» Ирина Әхмәтованы төп җиңүче дип атады. Ул да планшет белән бүләкләнде.

“Минем бу бәйгедә бик катнашасым килде. Бүтән елларда карарга килә идем. Җиңәрмен дип уйламадым, чөнки бөтенесе дә яхшы әзерләнде”,  – диде Ирина «Татар-информ»га. Ирина Чиләбенең М.Җәлил исемен йөрткән 81нче мәктәбендә lI сыйныфны тәмамлаган. «Мәктәптә атнага бер татар теле дәресен укыйбыз, татарча җырлар, биюләр өйрәнәбез», – ди ул. Бертуган апасы Регина икътисадчы булып эшли, ә ул үскәч табиб булырга хыяллана.

Чиләбедә традицияне дәвам итеп, 2019 елда да «Нәни энҗеләр» бәйгесе узачагы хәбәр ителде.

Лилия Гаделшина, 
tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*