enrutat
Баш бит / Чиләбедәге «Татар кызы»на «Татар егете» өстәлә
Чиләбедәге «Татар кызы»на «Татар егете» өстәлә

Чиләбедәге «Татар кызы»на «Татар егете» өстәлә

10 марттан Көнъяк Уралның 2016 елгы иң-иң татар кызын сайлау конкурсына катнашырга теләүче кызлардан анкеталар кабул ителә башлады. 31 мартка кадәр анкеталарын кыз-кырын гына түгел, егетләр дә җибәрә ала. Чөнки быел яңа конкурс старт ала —  «Татар егете-2016».

Егет-кызларның яше 18 белән 28 арасында булуы шарт, Оештыручылар белдергәнчә, алар ана телебез, татар мәдәнияте белән кызыксынырга тиеш. Анкеталарны Чиләбе татарлары конгрессына караган сайтлардан табып тутырырга була: www.congresstatar74.ru,  www.tatarochka.com

 

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*