tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чиләбенең Арыслан татар авылы клубы мөдире: Клуб төзедем, өч ел кредит түлисе калды
Чиләбенең Арыслан татар авылы клубы мөдире: Клуб төзедем, өч ел кредит түлисе калды

Чиләбенең Арыслан татар авылы клубы мөдире: Клуб төзедем, өч ел кредит түлисе калды

Чиләбе өлкәсенең Арслан авылыннан «Ләйсән» ансамбле унынчы «Түгәрәк уен» Бөтенроссия фольклор фестиваль-бәйгесенә «созгач» һәм «тәртүшкә» тотып килде. «Мичтән күмер һәм көл ала торган бу кораллар музей экспонаты түгел, хәзер дә кулланышта, безнең авылда газ юк бит, мич ягабыз», – дип сөйләде «Татар-информ»га ансамбль җитәкчесе Роза Мөхәррәмова.
Мәгълүм булганча 28-30 июньдә Ульяновск өлкәсенең татарлар яшәгән Иске Кулаткы районында X «Түгәрәк уен» Бөтенроссия фестивале үтә. Анда Россиянең 23 төбәгеннән фольклор коллективлар катнаша.

Чиләбе ягының Арслан авылы ансамблен танымаган, белмәгән татар бүген сирәктер, чөнки аларның чигүле күлмәкләрен бер күрсәң инде онытмыйсың. Әбиләр, апалар бу күлмәкләргә сандыкта ятарга ирек бирми, кайберәүләрнең өстендә 1952, 1953, 1982 елгы күлмәк һәм алъяпкычлар.

«Күлмәкләрнең елы чәчәкләр янына чигеп куелган», – ди «Ләйсән» ансамбленең иң өлкән артисты 78 яшьлек Мәликә апа Җиһанова. Үзе ул кодагыеның күлмәген сорап торып киеп килгән. Аның үзенеке дә бар, әлбәттә, тик кыз чакта тегелгән киемгә инде сыймый. «Чигүле күлмәкләрне кызлар кияүгә чыкканда киеп, аннан көн саен өйдә кигән. Бу безнең туй күлмәге», – дип аңлата Мәликә апа. Гомере буе Арсланда яшәгән, башка җирләргә чыгып йөрмәгән Мәликә апа хәзер «туй күлмәгеннән» ансамбль белән илне гизә.

Ансамбль җитәкчесе быел коллектив Чиләбе өлкәсендә үткәрелгән ике фестивальдә Гран-при яулавын әйтә. «Җәй көне әбиләр белән гастрольгә чыгу авыррак инде, көннәр эссе бит», – диде Роза ханым.

«Түгәрәк уен»ның конкурс программасында жюри алдында алар Арыслан авылында егетләр армиягә киткәндә җырлый торган «Китәм инде» җырын башкарды. «Авыл җирендә көнкүрештәге бөтен кирәк-ярак та музыка коралына әверелә. Әбиләребез созгач һәм тәртүшкәдән дә матур көйләр чыгарган», – дип ансамбльдә җырлаучы Наилә Әхмәдуллина соскыч белән кисәүне күрсәтте.

«Ләйсән» ансамбленә балалар да йөри. Быелгы Гран-приларның берсе – аларныкы.

«Роза апа Мөхәррәмова – безнең авылның мәдәниятен саклаучы кеше. Ул «Ләйсән» ансамблен авыл клубы директоры булып эшли башлаганнан бирле, 1981 елдан җитәкли. Әле хәтерлим, 80нче елларда авылда әбиләр чигүле күлмәкләрен кия иде. Бу традиция югалмасын иде. Минем әбием, әнием дә шушы авылдан, үзем бүген Башкортстанда яшәсәм дә ансамбльнең иҗади тормышында катнашам, концертларда чыгыш ясарга кайтам», – дип сөйләде ансамбльнең фольклор сөюче кызы – Гөлфия ханым Хәкимова.

Роза Мөхәррәмова авыл клубы өчен кредит түли икән. «Авылда клуб янды. 2015 елда ирем белән кредит алып, яңа клуб төзедек. Тагын өч ел түлисе калды», – диде ансамбль җитәкчесе.

Лилия Гаделшина
tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*