tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чираттагы бюро утырышы узды
Чираттагы бюро утырышы узды

Чираттагы бюро утырышы узды

27 ноябрь көнне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Бюро утырышы узды. Аның эшендә Бюро әгъзалары Дамир Исхаков (Казан), Фәрит Уразаев (Казан), Рамис Сафин (Ульяновск), Фәхретдин Канюкаев (Самара), Алмаз Назиров (Арча), Эдуард Ганиев (Саратов), Ренат Вәлиуллин (Казан), Разил Вәлиев (Казан), Камәрия Хамидуллина (Казан) катнашты. Бюро утырышын Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров алып барды.

Башта бер ай эчендә конгрессның аппарат хезмәткәрләре тарафыннан эшләнгән эшләргә хисап тотылды. Бөтендөнья татар конгрессының яңартылган сайтының эшчәнлеге яхшы дип билгеләп үттеләр.

Беренче көн тәртибе буенча Бөтендөнья татар конгрессының 2014 елга эш планын карадылар. Фикер алыштылар, тәкъдимнәр кертелде.

Икенче көн тәртибе буенча 6-7 декабрь көннәрендә узачак Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының киңәйтелгән утырышының программасын расладылар. Беренче көнне, 6 декабрьдә, Башкарма комитеты әгъзалары җиде комиссиягә бүленеп эшләячәк.

БТК:

  • Дини оешмалар эшчәнлеген координацияләү (РИУ, Газовая ур.,19)
  • Халыкара багланышлар һәм кеше хокуклары (“Казан” ММҮ)
  • Татарлар яшәгән төбәкләрдә эшмәкәрлекне үстерү һәм икътисадый багланышларны булдыру (Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Островский ур.,4)
  • Массакүләм мәгълүмат чаралары (“Казан” ММҮ)
  • Татар халкының мәдәнияте һәм рухи мирасы (Мәдәният министрлыгы, Пушкин ур.,66/33)
  • Татар милләтенең стратегик үсеше (БТК БК, К.Маркс ур., 38/5)
  • Милли мәгариф һәм фән (Мәгариф һәм фән министрлыгы, Кремль ур.,9)
  • Бөтендөнья татар яшьләре форумы бюросы утырышы (“Казан” ММҮ)

Кичен Россия Федерациясенең атказанган, Татарстан Республикасының халык артисты Исламия Мәхмүтованың иҗат кичәсе карый алачаклар.

7 декабрь көнне көн дәвамында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы узачак. Анда 2013 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясау һәм 2014 елга эш планын раслау булачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*