tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чирмешән “Ак калфагы” районындагы Иҗтимагый Советның киңәйтелгән утырышында хисап тотты
Чирмешән “Ак калфагы” районындагы Иҗтимагый Советның киңәйтелгән утырышында хисап тотты

Чирмешән “Ак калфагы” районындагы Иҗтимагый Советның киңәйтелгән утырышында хисап тотты

15 март көнне Чирмешән районында Иҗтимагый Советның киңәйтелгән утырышы булып узды.

Утырышта Казан кунагы – республика Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Гәрәев, Чирмешән муниципаль районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин да катнашты.

Төп доклад белән чыгыш ясаган район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова әйтүенчә, районыбызда төрле милләт вәкилләре тату, күрше булып гомер кичерә. Бер-беребезнең теленә, мәдәниятенә, диненә хөрмәт бар. Бер-беребезнең җыр-биюләрен яратып карыйбыз, алкышлыйбыз. Милли ансамбльләребез төрле республика бәйгеләрендә уңышлы чыгыш ясый. Милли, яки дини нигездә тавыш чыкканы юк. Дин әһелләребез аралашып яши. Милли оешмалар бер-беренә комачаулык итмичә милли бәйрәмнәр, дини йолалар үткәрә. Бу чыннан да бик сөенечле хәл.

Утырышта Бөтендөнья татар конгресcының Чирмешән бүлеге каршында эшләп килуче “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы Чирмешән бүлеге җитәкчесе Лилия Хөснуллина да эшләгән эшләре турында чыгыш ясап, видео презентация күрсәтте.

Балалар сәнгать мәктәбенең фойесында 4 төрле милләт вәкилләре (татар,рус,чуаш,мордва) бер өстәл артында үзләренең милли ризыклары белән утырышта катнашучыларны сыйладылар.

Шулай ук утырышта районның Иҗтимагый Совет әгъзалары , 22 апрель көнне Казанда узачак Татарстан халыклары съездына районнан катнашачак делегатларны да сайладылар.

Җыен ахырында район башлыгы районыбызның иҗтимагый тормышында актив катнашучы якташларыбызга бүләкләр тапшырды.Шулар арасында «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Л.Хөснуллина да бар.

 

Рабига Фатыхова.

”Ак калфак” татар хатын –кызлары оешмасының

Югары Кәминкә булеге җитәкчесе.ТР.Чирмешән районы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*