tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чирмешән районында Наил Шәйхетдинов исемендәге урам ачылды
Чирмешән районында Наил Шәйхетдинов исемендәге урам ачылды

Чирмешән районында Наил Шәйхетдинов исемендәге урам ачылды

2 мартта Чирмешән районы Лашман авылында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Наил Шәйхетдиновны искә алу чаралары узды. Мәшһүр артист туган йортка мемориаль такта куелды. Шулай ук әлеге йорт урнашкан урамга Наил Шәйхетдинов исеме бирелде.

Тантаналы чараларда Наил Шәйхетдиновның якыннары, туганнары, якташлары, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов, театрның әйдәп баручы артистлары Исламия Мәхмүтова, Әлфия Хәсәнова, Люция Галләмова, Илгизәр Хәсәнов һ.б.лар катнашты.

Кич белән исә тинчуринлылар Лашман авылы мәдәният йортында Наил Шәйхетдинов истәлегенә багышлап “Алтын көз” комедиясен күрсәтте.

Наил Шәмсетдин улы Шәйхетдинов 1941 елның 1 мартында Чирмешән районы Лашман авылында туа. Әгәр исән булса, быел аңа 77 яшь тулган булыр иде. Танылган артист 1965-2016 елларда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында иҗат итте. Театрда 50 ел эшләү дәверендә 200 дән артык төрле пландагы рольләр башкарды, дистәләрчә телевизион спектакльләрдә һәм Рига, Свердловск, Казах киностудияләре төшергән фильмнарда катнашты. Үзенең табигый таланты, ихлас уены белән бихисап тамашачыларыбызның күңелен яулады.

К.Тинчурин исемендәге

Татар дәүләт драма һәм комедия

театры матбугат хезмәте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*