tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чирмешән районының Әмир авылында киленнәрдән уңганнар
Чирмешән районының Әмир авылында киленнәрдән уңганнар

Чирмешән районының Әмир авылында киленнәрдән уңганнар

Гөлшат Әгъләмова Чирмешән районының Әмир авылы китапханәсендә дүрт ел эшли. “Беренче көнемнән үк “Ак калфак” оешмасы түгәрәкләренә йөрүче хатын-кызлар, апалар башлаган барлык эшләремне дә күтәреп алып, ярдәм итеп, аларны ахырына җиткерергә булышалар. Безнең бу гамәлләребез халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын, бәйрәмнәрен саклап калырга, киләчәк буыннарга тапшыруга йөз тоткан”, – ди китапханәче.

“Ак калфак”лыларның һәрберсе үзенә күрә бер шәхес, чын татар хатын кызы. Гел китапта язылганча, барысының да тормыш юлы ал да гөл булмагандыр. Әмма алар авырлыкларга бирешмичә, сынатмыйча гомер итәләр. Һәр атна саен китапханәгә килергә, очрашырга да вакыт табалар.

“Эшләребез бер көндә генә башкарыла торган түгел. Шуңа күрә апалар белән еллык план төзедек. Елның беренче кварталында мендәр тышлары чигәргә ниятләдек, гыйнвар ахырына әлеге кул эшләребез инде әзер. Хәзер шулар мисалында кыз балаларга чигү үрнәкләрен күрсәтә торган дәрес уздырасы гына кала. Традиция буенча, апрель аена, авылыбыз егетләре Сөлге җыйган вакытка кулъяулык чигәрлек кызлар тәрбияләү максатыбыз”, – дип дәвам итте Гөлшат ханым.

Чыннан да, аккалфаклы апалар бик уңган-булган кешеләр. Саҗәрә апа Мөхәммәтшина 40 елдән артык авыл фельдшеры булып эшләде. Ул барлык чараларда да әйдәп йөрүче. Гөлнур апа Харисова бәйләүгә, чигүгә оста, тәмле пешерә. Колхозлар чорында авыл фермасында, терлекчелектә тырыш хезмәт куеп, ни кызганыч, минималь пенсия алып яши. Фәнзирә Садриеваның белмәгән эше, пешермәгән ризыгы юк. Фәния Галимова исә бик сабыр, тыныч холыклы кеше. Бик тәмле пешерә, чигә. Мәгъдания апа Гаязова Оренбург ягыннан килен булып килгән авылга. Гөлзифа апа Сибгатова да кул эше остасы. Ул җепләрдән бәйләп, бик матур одеял эшләгән, искитмәле сабырлык сорый торган хезмәт.

Әнисә апа Газетдиновалар – нигез саклап калучылар. Алар әти-әниләренең йортлары таркалмасын дип Әмиргә Түбән Камадан кайтып урнаштылар. Бик актив, бик оешкан кеше. Бар эшкә дә курыкмыйча алына.

Шушы апаларга уңышлар теләп калабыз.

nashcheremshan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*