tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чирмешән Сабантуенда батырларга чиккән сөлгеләр һәм кульяулыклар бүләк иттеләр
Чирмешән Сабантуенда батырларга чиккән сөлгеләр һәм  кульяулыклар бүләк иттеләр

Чирмешән Сабантуенда батырларга чиккән сөлгеләр һәм кульяулыклар бүләк иттеләр

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Чирмешэн булеге һәм “Ак калфак” татар хатын-кызларының оешмасының Чирмешән бүлеге белэн берлектә “Сабантуй батырына – чиккән сөлгем – минем бүләгем” дигән иҗади бәйге уздырды.

Күз нурларын кушып, кабатланмас бизәкләр белән сөлгеләр… Аның өчен ир-егетләр Сабантуйларда бил алыша, аргамакларда чабыша. Сөлге – татар хатын-кызының осталыгына һәйкәл! Бәйге әби-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләрне саклап калу һәм киләчәк буыннарга тапшыру максатыннан үткәрелде.Чирмешән районының төрле авылларыннан барлыгы 20 чиккэн сөлге катнашты.

Бәйгенең төп максаты булып :

  • татар халкының борынгыдан килгән гореф-гадәтләрен, йолаларын киңрәк өйрәнү һәм алар аша яшь буында милли үзаң тәрбияләү;
  • бизәкләрне карау, сайлап алу, төсләрне аеру, татар халкының милли төсләрен сайлаудагы үзенчәлекләрне өйрәтү;
  • сәләтле хатын-кызларның иҗади эшләренә бәя бирү һәм сәләтләрен үстерү иде.

1 урын Бәркәтә авылыннан Сагирова Шэрига Кәлимулла кызынын сөлгесе,2 урын Югары Кәминкәдән Нурмиева Фәридәнеке,3 урын Лашманнан Талипова Мадинә .Махсус буләкләр -Сәрварова Галия-Якты Тау авылы остасы, Мухаметшина Сажәрә-Әмир авылы,Сарварова Лейсан Югары Кәминкә һэм Инвалидлар оешмасынан җыелма (бергәләп чиккән) сөлгелэренә бирелде.. Солгелэр район Сабантуенда барлык халыкка курсәтелде һәм батырларга бүләк ителде.

Шулай ук Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф бүлеге,татар конгрессы белән берлектә районнын барлык балалар бакчалары тәрбиячеләре арасында “Тылсымлы җеп”диеп исемләнгән чиккән кульяулыклар бәйгесе уздырды. Кульяулыкларны да шулай ук Сабантуй батырларына бүләк иттеләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*