tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чирмешән үзәк китапханәсендә Әдәби кафе кунаклар кабул итте
Чирмешән үзәк китапханәсендә Әдәби кафе кунаклар кабул итте

Чирмешән үзәк китапханәсендә Әдәби кафе кунаклар кабул итте

7 апрель көнне Чирмешән районы үзәк китапханәсенең  Әдәби кафесында  “Татнефть” җәмгыятенең Рухият нәшриятында басылып чыккан, «Туган яктан илхам алып” исемле китапның тәкьдим итү кичәсе узды. Бу җыентыкны райондашыбыз, язучы, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгьзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәмзия Габделхакова хәм Наил Ишмөхәммәтов төзеделәр.  Әлеге җыентыкка нефть төбәгендә яшәп иҗат итүче  ике йөзләп һәвәркәр каләм иясенең шигырь һәм хикәяләре тупланган. Туган яктан илһам алып иҗат итүче сәләтле якташларыбызның күңел җимешләре әдәбият сөючеләр өчен зур буләк ул.

Кичә бер сулышта, шундый җылы атмосферада узды. Чакырылган кунаклар Чирмешән районы  башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова  ,Бөтендөнья татар конгрессы Чирмешән бүлеге җитәкчесе  Шәүкәт Гатин  үзләренең акыллы фикерләре, теләкләре белән уртаклаштылар. Һәрбер авыл китапханә җитәкчеләре, районыбызның “Ак калфак”татар хатын-кызлары оешмасы кызлары, чакырылган кунаклар бу китапка кергән районыбызның каләм тибрәтүчеләрнең иҗат җимешләре белән таныштырдылар. Иҗат утында янган , сәләтле каләм ияләренең укучылар белән очрашырга мөмкинлек бирүче бу җыентык авыл хәм район китаханәләрендә үзенең урынын алды…

                                                                          Лилия Хөснуллина
                 “Ак калфак” оешмасының
Чирмешән районы  булеге җитәкчесе, ТР

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*