tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чирмешәндә чуваш, рус, мордва балалары татарча сөйләшеп, татарча җырлап ярыштылар
Чирмешәндә чуваш, рус, мордва балалары татарча сөйләшеп, татарча җырлап ярыштылар

Чирмешәндә чуваш, рус, мордва балалары татарча сөйләшеп, татарча җырлап ярыштылар

Быел да район мәктәпләре укучылары – рус, чуваш, мордва балалары – йөзгә якын егет һәм кыз “Мин татарча сөйләшәм!“ бәйгесендә көч сынаштылар.

Әлеге бәйге инде унынчы тапкыр үткәрелде, үзенә күрә традициягә әверелде, балалар сәнгать мәктәбе бинасында берничә сәгать буе туган як, табигатебез, яшәү мәгънәсе, туган тел, күренекле якташларыбыз турында татар сөйләме, җырлар яңгырады, биюләр күрсәтелде.

Быел район газетасы редакциясе һәм район мәгариф бүлеге бергәләп оештырган ярышка 13 мәктәп командасы килде, барысы да бүләкләр белән китте. Билгеле, җиңүчеләр аерым хөрмәткә – зуррак күләмдәге бүләккә һәм Дипломнарга лаек булдылар. Алар белән конкрет таныштырыйк.

Номинацияләрдә җиңүчеләр:

Иң яхшы сәнгатьле укучы:

1. Максим Корнилов (Иске Үтәмеш мәктәбе).

2. Оксана Плетенкова (Түбән Кармалка мәктәбе).

3. Кристина Карпова (Чирмешән лицее).

Иң яхшы җырчы:

1. Яна Разукова (Чирмешән лицее мәктәбе).

2. Дарья Логинкина (Күтәмә мәктәбе).

3. Варвара Тимирясова (Ульяновка мәктәбе).

Артистлык өчен:

Вера Трифонова (Түбән Кармалка мәктәбе).

Оригинальлек өчен:

(проектлар яклау)

1.Рафаэль Колесников (Чирмешән лицее).

2. Андрей Смирнов (Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты).

3. Софья Еферова (Әккәрәй мәктәбе).

3. Ивашкино мәктәбе.

Мәктәпләр арасында:

1.Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты.

2. Казанка мәктәбе.

2. Күтәмә мәктәбе.

3. Югары Кармалка мәктәбе.

Тамашачы симпатиясе:

Анастасия Романова, Максим Ряшин (Шешминка мәктәбе).

Мария Васюткина (Яңа Элмәле мәктәбе).

Актив катнашкан өчен

(укытучылар арасында):

1. Лиана Капитонова (Чирмешән лицее).

2. Людмила Мәсәлимова (1нче Чирмешән мәктәбе).

3. Ольга Коченкова (Шешминка мәктәбе).

3. Марина Туктамышева (Югары Кармалка мәктәбе).

Бәйге кысаларында, мәктәпләр укучылары “Мин татарча сөйләшәм! Ә син?“ акциясенә кушылып, җәмәгать урыннарында, оешмаларда халык белән татар телендә аралаштылар. Әккәрәй, Түбән Кармалка мәктәпләре укучылары ел да шулай эшлиләр.

Быел Казанка һәм Күтәмә мәктәпләре укучылары, кадетлар аеруча эчтәлекле, төзек программа күрсәттеләр, акцентсыз диярлек татарча чыгыш ясадылар. Кайбер мәктәпләр командалары, турысын әйтик, шундый дәрәҗәле бәйгегә бер-ике җыр алып килү белән чикләнгәннәр.

Бәйгедә катнашучылар үзләре үткәргән чаралар турында видеоролик та алып килгәннәр. Алар буенча Әккәрәй, Югары Кармалка, Түбән Кармалка мәктәпләре җиңүчеләр дип табылды, Дипломнар, акчалата да бүләкләнделәр.

-Татарча яхшы, акцентсыз сөйләү өчен аралашу һәм бүгенгедәй бәйгеләр кирәк, – ди сәхнәдә чатнатып татарча чыгыш ясаган Кристина Карпова. -Чирмешән лицеенда укыйм мин, сыйныфташларым арасында татар кызлары һәм егетләре күп. Татар теле буенча фән олимпиадаларында да катнашам.

Киләчәктә укытучы булырга хыялланучы, “Мин татарча сөйләшәм!“ бәйгесендә призлы урын яулаган Кристина кебекләр күбрәк булсын иде.

“Мин татарча сөйләшәм!“ бәйгесенең иганәчеләре – якташларыбыз, туган җирдән еракта, Себердә эш йөртүче бертуган Фазыйл һәм Миндар Әгъләмовлар татар телен дәрәҗәле итү хакына көчләрен кызганмыйлар. Әмир авылының асыл бу егетләре башка күп кенә игелекле гамәлләре белән дә бик күпләргә үрнәк күрсәтәләр, төрле чараларга үз малларыннан өлеш чыгаралар. Сүз уңаеннан, алар быел да, колачлы итеп, инде алтынчы ел рәттән, Әмирдә, артистлар чакырып, Сабан туе үткәрергә ният кылганнар. Районда иң матур булачак Чирмешән мәчетен дә Әгъләмовлар төзетә.

-Һөнәрем буенча техник юнәлештәге белгеч мин. Укыганда, безгә төгәл фәннәрне иң кирәге, диделәр. Хәзер исә мин башкачарак фикердә: кешегә иң мөһиме – тел. Гомер иткән саен моңа ныграк инана барам.

Әти-әни телен белмәү – аларга, әби-бабаларыңа карата хөрмәтсезлек ул. Бүген бит ниндидер телне өйрәнү проблема түгел, әсбаплар, техник средстовлар җитәрлек, – ди Миндар Әгъләмов. -Күп тел белү – байлык. Кайда торсаң, шундагы халык телен өйрәнү мәслихәт, кирәк. Менә безнең эштә украин кешеләре дә бар. Аларга, күрешкәндә, белгән кадәр украинча дәшәм, ә алар мине татарча сәламлиләр. Чувашча да бераз сукалыйм. Моннан бер җирем дә кимеми, аның каравы башкаларның сине, синең телеңне олылавы рәхәтлек бирә. Кабатлап әйтәм: тел – милләтебезнең киләчәге, аңа гел хөрмәт булсын иде.

http://nashcheremshan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*