tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чирмешәндә “Татар кызы-2020” Халыкара конкурсының зона буенча сайлап алу этабы үтте
Чирмешәндә “Татар кызы-2020” Халыкара конкурсының зона буенча сайлап алу этабы үтте

Чирмешәндә “Татар кызы-2020” Халыкара конкурсының зона буенча сайлап алу этабы үтте

10 март көнне Чирмешән районында “Татар кызы-2020” Халыкара конкурсының зона буенча сайлап алу этабы үтте.

 Конкурста 7 районның иң күркәм, уңган кызлары үзләренең көчләрен сынады. Яңа Чишмә муниципаль районын Шахмай авылы кызы, Казан дәүләт энергетик университетының 3нче курс студенткасы 20 яшьлек Ризванова Алия тәкъдим итте. Бу бәйгегә аны әзерләргә Яңа Чишмә муниципаль районының “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе И.Дәүләтшина ярдәм итте.

Алиянең чыгышы 1 минутлык тынлык белән башланып китте. Иҗади номерда Алия Бөек Ватан сугышы елларында тылда эшләүче хатын-кызларның язмышы һәм эшчәнлеге турында шигырь сөйләде. Нәтиҗәдә ул лаеклы 2нче урынны яулады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*