tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чирмешәндә Тукайның туган көне
Чирмешәндә Тукайның туган көне

Чирмешәндә Тукайның туган көне

Габдулла Тукайның туган көнен Чирмешән районында шигырь бәйрәме ясап, зурлап билгеләп үттеләр. Балалар сәнгать мәктәбенә район мәктәпләре укучылары, укытучылары,китапханәчеләр, мәдәният хезмәткәрләре, “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы вәкилләре- гомумән, туган телебезгә битараф булмаган райондашларыбыз җыелды.

Чара барышында шагыйрьнең бәләкәй Апуштан алып бөек Тукай булганга кадәр тормыш юлын һәм иҗатын тулысы белән ачып бирделәр. Районның “Ак калфак” лылары, мәктәп укучылары, район китапханәчеләре әдипнең әсәрләрен яттан укыдылар, сәхнәләштерделәр, җырладылар. ”Ак калфак”лыларның”Бишекләрдә усә милләт баласы” диеп исемләнгән әдәби–музыкаль композициясе (татар хатын-кызлары форумы кыйссаларында узган “Калфак туе” сценариясенең кайбер өзекләрен кулланып эшләнгән) тамашачылар күңеленә бик хуш килде.

Гадәттәгечә, быел да, 2016 ел йомгаклары буенча, телебезне, милләтебезне үстерүгә зур өлеш керткән якташларыбыз Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге район премиясе лауреатлары да  бу чарада бүләкләделәр.Премиягә Әмир авылында туып үскән эшкуар Миндар Әгъләмов(Сургут шәһәрендә яши), район мәгариф бүлеге методисты Җәмилә Мотыйгуллина, район мәдәният йорты аккомпаниаторы Илһам Мортазиннар лаек булды.

“Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының
Чирмешән бүлеге җитәкчесе
Л.Хөснуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*