tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чирмешәндә яшь шагыйрә Лилия Салахутдинова кунакта
Чирмешәндә яшь шагыйрә Лилия Салахутдинова кунакта

Чирмешәндә яшь шагыйрә Лилия Салахутдинова кунакта

Чирмешән Инвалидлар оешмасы житәкчесе Илназ Газимов чакыруы буенча Чирмешәндә яшь шагыйрә Лилия Салахетдинова белән очрашу булды.

Ул очрашу “Талантлар безнең арада “диеп исемләнгән инвалидлар арасында уздырылган фестиваль көннәренә туры килде. Чирмешән мәдәният йорты фойесында инвалидлар кулы белән эшләнгән кул эшләреннән күргәзмә ясалган иде, фестиваль барышында ул эшләнмәләр аукцион ярдәмендә сатылып хуҗаларына акчасы тапшырылды. Чирмешән “Ак калфак “татар хатын кызлары оешмасы ханымнары Лилиягә үзләренең кучтәнәчләрен тапшырдылар, шигырьләрен укыдылар, җырлар башкарылды.

“Илназ белэн Ләйсан Газимоваларга барлык “Ак калфак”лар  исеменнән бик зур рәхмәт! Игелекле эшләрендә зурдан -зур уңышлар, саулык, гаилә бәхете телибез! “Ак калфак”нын иң уңган апалары – Керкәле авылыннан Наҗия апа Газимова белән Гөлшат апа Нургатиналар Лилиягә күчтәнәчне барлык куңел җылыларын биреп пешерделәр. Бик зур рәхмәт аларга!!!” – дип яза Чирмешәннән Лилия Хөснуллина.

Ахырдан барлык фестивальдә катнашучыларга грамоталар тапшырылды һәм бүләкләр өләшенде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*