tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чирмешәндәге “Ак калфак” бәйрәм каршылый
Чирмешәндәге “Ак калфак” бәйрәм каршылый

Чирмешәндәге “Ак калфак” бәйрәм каршылый

6 мартта «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы Чирмешэн бүлегендә «Халыкара хатын-кызлар коне» унаеннан район үзәк ашханәсендә Бөтендөнья татар конгрессының Чирмешән бүлеге, район мәдәният бүлеге ярдәмендә зур бәйрәм оештырылды. Бәйрәмгә һәрбер татар авылларыннан – «Ак калфак» оешмасы филиалларыннан 4 вәкил чакырылды. Бөтендөнья конгрессының Чирмешән бүлеге җитәкчесе Шәүкәт Фатыйх улы Гатин , Чирмешэн районы башлыгы урынбасарлары Батыршина Миләүшә Тәүфыйк кызы,  Долгополова Рәмзия Шакир кызы, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Галимов Илһам Бари улы ханымнарга изге эшләрендә уңышлар теләделәр. Район шифаханәсе акушер гинекологы Кашапова Ләлә Ралиф кызы «Ана булу бәхет ул!», район мәдрәсәсе мөгалимәсе Ханова Диләрә Даут кызы «Татар хатын-кызының гаиләдә тоткан урыны» турында сөйләде.

Бәйрәмдә 70 кә якын кеше катнашты, программа бик кызыклы оештырылган – җыр-бию, котлаулар, эшләгән эшләр белән уртаклашу, кул эшләреннән күргәзм һәм дә инде «Иң күркәм бавырсак» конкурсының йомгаклары ясалды.

Бавырсак –Чирмешән төбәгендә туйның төп бүләге булып тора.

Элек-электән Чирмешәнлеләр кызны сорап килгәч, кыз риза булса вәгъдә билгесе итеп сөлге биреп җибәргәннәр. Никах- егет ягында укылган. Ә хәзерге көннәрдә башка районнар белән кушылу сәбәпле, алардан карап – никах кыз ягында укыла башлады. Никахка «аш ясап» егет ягы зур бавырсак, каз, икмэк, пирог, кияу балы алып киләләр.

Ә туйны егет ягы ясый (кайчакта сөйләшеп ике як кушылып кафеда да уздыралар) һәм туйга төп кодагыйлар (кызның әти-әнисе) парлы ике бавырсак, ике каз, ике ипи, ике пирог пешереп киләләр. Шулай яшьләргэ парлы булып, бәхетле гомер юрыйлар. Болардан тыш әле кода-кодагыйларның туганнары да күчтәнәч итеп торт, чәкчәк, кош теле һәм башка татар халык ашларын да алып килергә мөмкиннәр.

Конкурс йомгаклары буенча беренче урын Лашман авылы «Ак калфак» ханымнарының бавырсагына, икенче Түбән Кәминкә авылы ханымнарыныкы һәм өченче урында Югары Кәминкә «Ак калфак»лыларының бавырсагына бирелде. Алар кыйммәтле бүләкләргэ ия булдылар. Барлыгы конкурста 15 төрле бавырсак катнашты, аларга да кызыксындыру бүләкләре бирелде…

Бәйрәм бик күңелле узды, бүләккә тапшырылган «Ак калфак» синволы төшкән картиналар барлык катнашучыларның бу бәйрәмнән зур истәлек булып сакланыр дип ышынасы килә. Кунаклар оештыручыларга зур рәхмәтләр әйтеп, күтәренке күңел белән өйләренә таралыштылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*