tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чирмешәнлеләр туган тел турында борчыла
Чирмешәнлеләр туган тел турында борчыла

Чирмешәнлеләр туган тел турында борчыла

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Чирмешән районындагы җирле оешмасының чираттагы  утырышына туган теленә, милли гореф-гадәтләребезгә битараф булмаган, аны саклауга һәм үстерүгә зур өлеш кертүче райондашларыбыз җыелды. Алар үзләрен борчыган проблемалар турында сөйләште, фикер алышты.

– Телебезне үстерү, милли гореф-гадәтләрне, динне саклап калу турында без үзебез кайгыртмасак, балаларыбызны милли рухта тәрбияләмәсәк, болар бетүгә йөз тотачак, – диде үзенең чыгышында җирле оешма рәисе Шәүкәт Гатин. – Монда “Ак калфак” членнарының да актив эшчәнлеге таләп ителә.

Дөрестән дә, “Ак калфак” кызлары бу утырышта актив катнашты.

Кара Чишмә мәдәният йорты директоры, үзе дә аш-суга оста Резеда Мәслахова Казан шәһәрендә узган татар халык ашларын пешерергә өйрәтүче өч көнлек мастер-класста булып кайткан. Хәзер ул үзе “Ак калфак” кызларына, мәктәп укучыларына мастер-класс күрсәтәчәк.

-Мин анда бик күп файдалы нәрсәләр өйрәнеп кайттым, кайберләрен пешереп тә карадым, – ди Резеда. – Борынгы татар халык ризыгы – әлбә аеруча кызыксыну уятты. Бу ризыкны бәби тапкан хатынның хәлен белергә барганда күчтәнәч итеп алып килгәннәр. Аны анага да ашатканнар, ә балага, имезлек ясап, марляга салып каптырганнар.

Мондый чаралар телебезне генә түгел, милли гореф-гадәтләребезне дә саклап калырга, кайтарырга булыша.

“Бөтендөнья татар конгрессы” иҗтимагый берләшмәләренең халыкара берлеге эш планы нигезендә агымдагы елның 2-6 август көннәрендә Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды уза. Анда безнең районнан конгрессның җирле оешмасы рәисе Шәүкәт Гатин делегат булып барачак, аның кандидатурасы бертавыштан якланды.

Кадрия Гамирова,
ТР, Чирмешән районы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*