tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чирмешәннең Югары Кәминкәсендә киленнәр көч сынашты
Чирмешәннең Югары Кәминкәсендә киленнәр көч сынашты

Чирмешәннең Югары Кәминкәсендә киленнәр көч сынашты

Чирмешән районы “Ак калфак”татар хатын кызлар оешмасының  Югары Кәминкә бүлекчәсендә “Төп йорт килене” бәйгесе узды.

            “Авылымның йөрәк тибеше”

Кайтып киләм туган авылыма,
Бер әйләнер өчен урамын.
Чишмә юлын эзләп хыялымда
Су буйларын ничә урадым.

Җәйләүләре тарта, тугайлары,
Сагындырган тургай җырларын.
Таш калада күккә ашкан йортлар
Алмаштырмый авылым кырларын.
Басуларда бодай-арышлары
Хәтерләтә диңгез дулкынын.
Иртәнге бер тамчы чыгың җитә
Басар өчен сагыну ялкынын.
Талларым да юлга текәлгәннәр,
Болын тулы гөлләр сипкелле,
Миләүшәләр зәңгәр күзен кысып
Мин кайтканны көтә шикелле.
Шау чәчәктә алмагачлар быел,
Ак күлмәктән шомырт,миләше.
Чалланса да чәчләр кирәк әле
Авыл картларының киңәше.
Кайтып киләм туган авылыма,
Гомер атларында юыртып.
Бала чагым чыккан каршыларга,
Башларымнан сыйпый юатып.

Озата барма мине үткәннәрем,
Минем бүген кайтып килешем.
Тау башыннан төшәм тыңлый-тыңлый,
Авылымның йөрәк тибешен.

Йөрәге тибә авылымның: балалар бакчасы гөрләп, мәктәбе балкып тора.Мәдәният йортының һәр тәрәзәсендә ут яна, ишекләре бүген дә ачык. “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының Чирмешән районы Югары Кәминкә авылы бүлекчәсендә”Төп йорт килене”бәйгесе булачак, ди. Авылдашларым кичке эшләрен тәмамлап, тамаша залына ашыкты. Барысын да, тагын нәрсә белән шаккаттырырлар инде безне мәдәният хезмәткәрләребез, дигән уй борчыды.Ә бит,чынлап та, бер генә дә тик тормыйлар кызларыбыз: мәдәният йорты җитәкчесе Лилия Хуснуллина, китапханәче Рабига Фатыхова, сәнгать җитәкчесе Люция Зиганшиналар.

Менә тамаша залына моңлы бишек җыры таралды. Пәрдә ачылуга залда утыручыларның күзләре яшь белән тулды, тамакларына төер утырды.Һәркем үзенең еракларда калган бала чагына әйләнеп кайткандай булды. Сәхнәдән тамашачыларга элекке заманнардан кайтаваз булып, моңаеп авыл өе карап тора иде. ә кемнәрдер шушы “байлыклар”ны берәмтекләп җыеп, юып-төреп, бүгенге көннәргә кадәр сандык төпләрендә саклаган бит. Минниса апа Гиниятуллинаның кул җылысы белән чигелгән кашагалары,Фәнзия Галимованың мендәр тышлары,Роза Зиганшинаның узе бизәп ясаган бишеге,Ландыш Шайхуллинаның сандыгы ,Вилданова Зәйтүнә әбиләрнең сырмалары, өстәл тулы милли ризыклары белән бизәлгән күренеш иде бу. Шулай ук биредә Марина Зиганшинаның тәрәзә пәрдәләре, Саимә апа Гамированың чигешләре дә бик урынлы булды. Сез- авылыбызның күркәм кешеләре, олы йөрәкле апаларыбыз, сеңелләребез!Рәхмәт сезгә, изге күңелле татар карчыклары,ханымнары!!!

Менә-менә ишек ачылыр да, ак яулыкларыгызны туздырган килеш чиккән алъяпкычларыгызны алларыгызга салып, Ак әбиләребез, үзегез дә килеп чыгарсыз кебек тоелды безгә.Нәкъ шулай булды да: ак челтәр шәлләргә төренгән “Зөбәрҗәт”ансамбле апалары “Төп йортка бәби кайткач”тамашасын күрсәтә дә башладылар.Балаларга борынгы бишек җырларын өйрәттеләр, яңа туган баланы коендыру,чәчен алу, тырнагын кисү,тирбәтеп йоклатуның да билгеле бер тәртиптә башкарылуын искәртеп киттеләр.Халкыбызның инде онытылып бара торган ырым-йолаларын да искә төшерделәр.“Зөбәрҗәт”леләрнең киленнәр ярышында жюри әгъзалары булулары да бик кызыклы булды.Жюри-каенаналарыбыз булып Асия Шәмсетдинова, Фәйрүзә Галяутдинова, Ралия Таҗиева, Нәфига Муксиновалар хезмәт иттеләр.

Менә сәхнәгә берсеннән-берсе гүзәл, сылу ханымнар чыкты. Кайчандыр алар да кәләшләр булып туйларда утырганнар, ефәк атлас тасмалар белән бизәлгән машиналарда урамнар әйләнгәннәр бит. Тормыш мәшәкатьләре аларны инде оныттыра да башлаган түгелме соң?

Килен төшә бүген авылыма,
Авыл халкы чыккан сынарга:
Чиксез микән йомшак сүзе-теле,
Җитәр микән сабыр-түземлеге
Каенананың сүзен санларга?
Төп йорт килене уңган-булган кирәк,
Аз сүзле дә булса бөтенләй.
Арып-талып бер дә уфтанмаса,
Иркәенә төнлә зарланмаса,
Баса икән йортны бәхеткәй.
Ашы һәрчак тел йотарлык булса,
Мунча яккан, кере уылса.
Көне үтсә, әйдә, эш урынында,
Бәлеш исе чыгып вакытында
Идән-сәкеләре юылса.
Килен булу бик җаваплы йортта:
Китүче дә бик күп, кайтучы.
Һәр кунакны каршы алулар да,
Хөрмәт белән озатып калулар да –
Алъяпкычлы килен бурычы.
Килен төшкән бүген авылыма,
Кыңгыраулы атлар җиккәннәр.
Килен төшкән йортның турысына,
Чиккән сөлге бәйләп дугасына,
Бәхет төяп килеп җиткәннәр.

Беренче номер астында 25 ел элек Сәкинә һәм Миннәхмәт Нурмиевлар йортына килен булып төшкән Фәридә Нурмиева чыкты.Ул тормыш иптәше Әнәс белән 2 бала үстерә.Зур кызларын инде башлы-күзле итәргә дә өлгергәннәр.Фәридә озак еллардан бирле балалар бакчасында тәрбияче булып эшли.

Икенче булып 8 еллык гаилә стажы булган Алия Шәмсетдинова чыкты. Ул -пенсиядәге укытучылар Асия һәм Ясәби Шәмсетдиновлар килене. Алар да ире Ринат белән 2 бала үстереп яталар. Алиябез- Чирмешән район хастаханәсендә шәфкать туташы.

Өченче номер Гөлсирә һәм Габбас Шәмсетдиновларның уллары Гаярның тормыш иптәше Мәдинәгә эләккән. Мәдинәнең гаилә тәҗрибәсе 12 елга тулып киткән. Аларның да ике сабыйлары бар. Бүгенгесе көндә Мәдинә – “Карлыгач” балалар бакчасы җитәкчесе.

Дүртенче булып сәхнәгә Гөлҗиһан Һәм Галимҗан Зиганшиннарның килене Роза чыкты. Ире Тәлгат белән алар 15ел бергә гомер итәләр, ике балалары үсеп килә. Роза Югары Кәминкә мәктәбендә укытучы булып хезмәт куя.

Тамаша кызганнан-кыза барды.Биремнәр алмашынып, киленнәребезне сыный, ә мөхтәрәм жюри үзенең бәяләрен куя торды.Беренче сынауда кызларыбыз үзләре турында үзләре сөйләде. Аннан “Минем гаилә шәҗәрәм”биреме булды. Бу эшкә сылуларыбыз бик иҗади якын килгәннәр: күп тармаклы имән агачын да, кызарып пешкән алмалары белән алмагачны да, гаилә белән төшкән зурайтылган фотосурәтне дә кулланганнар.

“Килен токмачы”биремендә дә сынатмады төп йорт киленнәребез.Әзер камырларын тиз-тиз генә җәеп, токмачларын кисеп, эшләрен тәмамлап та куйдылар.Биремнәр арасында чыгыш ясарга да онытмады кызларыбыз.Мәдинә һәм Роза кызлары Илгизә, Айзилә белән җырлап күрсәттеләр.Алия өчен җанатар булган кызы Ралинә рус телендә шигырь сөйләде,ә Фәридәнең сеңлесе Фәнзилә ире белән парлап җыр башкардылар. “Минем гаиләмнең яраткан ризыгы”биремендә һәркем үзенең аш-суга осталыгын күрсәтте. Мәдинә-гөбәдия, Алия-торт, Фәридә-җәймә, Роза урама пешереп таләпчән “каенана-жюри”га тәкъдим иттеләр.

Кичә башында гүзәл затларыбыз заманча күлмәкләрдән булса, бәйге барышында милли киемнәрдән, калфаклы татар кызларына әверелделәр дә куйдылар.Өлгерләр кайда да өлгер инде!Ничек килешә дә соң үзләренә бу киемнәр!

  • Авылның “Иң сабыр килен”е итеп Фәридә Нурмиева танылды.
  • “Иң сөйкемле килен” исеменә Алия Шәмсетдинова лаек булды.
  • “Иң уңган килен” титулын Мәдинә Шәмсетдинова алды.
  • “Иң оста килен”булып Роза Зиһаншина табылды.

Ә без бу кичне иң бәхетле тамашачы булдык. Чөнки “Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул”дип, Тукаебыз безнең авыл сандугачларын күздә тотып әйткән… Авылдашларымның зирәк,сабыр, тыйнак булуына беркайчан да шикләнмәдем.Шундый талантлы яшьләре, уңган киленнәре булган авылымның киләчәге өметле булыр дип ышанам. Яшь кызларыбыз килен булып төшә торсын, тәгәрәшеп сабыйлар туып торсын.Кыз балаларыбыз тәүфыйклары белән әниләренә охшап, алмаш булып үсеп җитсеннәр. Каенана-каената белән тату яшәү серләрен аларга төп йорт киленнәребездән башка кем өйрәтсен соң?! Тормыш дәвам итәр,кешеләр җир йөзенә килеп-китеп торырлар. Үзебездән соң нәрсә калдырабыз, мирасыбыз нинди? Оныкларыбызга әйтер сүзебез бармы?.

Кеше китә. Җирдә нәрсә кала?
Баскан эзе, эздә – туфрагы.
Шул туфракка төшкән орлык кала –
Җир-ананың бәбәй тулгагы.
Кеше китә, җирдә сагыш кала,
Җыры кала, җырда – моңнары.
Туган нигез, торган җире кала,
Атмый кала туар таңнары.
Кеше китә, кала нәсыйхәте,
Улы, кызы – нәсел хәтере.
Балаларга әйткән васыяте,
Үтәлергә тиеш нәзере.
Кеше китә, истәлеккә кала
Хәтирәләр – кеше әйтере.
Ак кәгазьгә язган сүзләр кала,
Ноктадан соң кала өтере.
Кеше китә. Җирдә нәрсә кала?
Кабер ташы, ташта – исеме.
Салкын ташны кочкан җилләр кала,
Туфрак була кеше җисеме.
Кеше яши бары мизгел генә:
Яшәү белән үлем арасы.
Онытмасын җирдә калган җаннар,
Мәңгелеккә һәркем барасы!

Алсирә Мөхәммәтҗанова,
ТР Чирмешән районы  Югары Кәминкә авылы – Яр Чаллы шәһәре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*